Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

Бүреләр табигать кануннарына буйсына… 2010 ел.

Узган сезонда Түбән Кама татар дәүләт драма театры тамашачы хөкеменә яңа премьера – "Бүре каны” драмасын тәкъдим итте. Бүре каны ... Исеме үк күңелгә шом сала... Шуңа күрәме, күпләр премьераны сәерсенеп каршы алды. Әмма тиздән тамашачы спектакльгә агылып йөри башлады. Бер сезонда гына премьераның 38 тапкыр тулы залларда уйналуы үзе дә күп нәрсә турында сөйли. Мондый уңышның сере нәрсәдә соң? Иң әүвәл шушы елның июнь аенда Казанда булып узган төрки халыкларның "Нәүрүз” халыкара театр фестивалендә театр тәнкыйтьчесе Наталия Говорованың Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшинга язган Рәхмәт хатындагы сүзләр хәтергә килә: "Спектакль кешеләр турында һәм кешеләр өчен. Ул һәркемгә аңлашыла. Спектакль зур әхлак көченә ия. Мине труппаның сәхнә культурасы таң калдырды. Мин Рөстәм Галиевның искиткеч тыйнак, үз эшенең чын остасы булуына, кешелеклелек сыйфатларына сокландым. Сезне бу дәрәҗәле фестивальдә ирешкән уңышыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Шәһәрегездә мондый театр булуы белән горурлана аласыз. Сездәге кебек театрлар Россиядә күп түгел...”

Алда әле озын юл. 2010 ел.

Түбән Кама татар дәүләт драма театры чын мәгънәсендә завод эчендә туа, ягъни "Нефтехим” берләшмәсендә студия буларак оеша. Соңыннан үсеш баскычлары: Татар яшьләре театры, Түбән Кама татар драма театры, Түбән Кама татар дәүләт драма театры... Хәер, төптәнрәк уйлап карасаң, исем алышынудамыни хикмәт? Режиссер Рөстәм Галиев янып-көеп иҗат төркеме тупларга керешә. Ничек сөенмисең, аның янына Казан театр училищесында бергә укыган сабакташлары җыела башлый. Алар олы таяныч була. Беренчеләрдән булып Гөлгенә Зәйнуллина, Олег Фазылҗанов, Илдар Закиров, Рәзил Сибгатуллин, Гөлнур Галиева һәм башкалар килә. Шуларның дүртесе: Гөлгенә Зәйнуллина, Гөлназ Фәхразиева, Рәис Галиев, Фарил Вафиев бүген дә театрда. Болар әллә кайдан үзләренә тартып торалар. Көчле шәхесләр. Гомерләрен театр сәнгатенә багышлаган фидакарь җаннар.