Халык күңелен яулау өчен бер роль дә җитә, күрәсең. Шулай булмаса, 1990 елда ук М.Хәсәновның "Язгы аҗаган”ында Гази образын гәүдәләндергән Рөстәм Галиевне тамашачы әнә шул роле белән хәтерендә сакламас иде.
"Иҗат кешесе бомжның да җанын аңларга тиеш”
Халык күңелен яулау өчен бер роль дә җитә, күрәсең. Шулай булмаса, 1990 елда ук М.Хәсәновның "Язгы аҗаган”ында Гази образын гәүдәләндергән Рөстәм Галиевне тамашачы әнә шул роле белән хәтерендә сакламас иде.
Әлмәт театрында артист булып эшләгәндә үк Т.Миңнуллинның "Тал бөресе имәндә” әсәрендә ул тудырган Гыйльфан образы елның иң яхшы иҗат ителгән образы буларак танылды. Түбән Камада театр булдыру уе белән янып йөргән егет үзенең максатына да ирешә. 1990 елда анда баш режиссер булып эшли башлый. Шул елларда Мәскәүдә мәдәният һәм сәнгать университетында белем ала.
Рөстәм Галиев куйган спектакльләрнең күбесе озын гомерле, алар репертуардан тиз генә төшми. А.Гыйлаҗевнең "Өченче көн тоташ кар ява” М.Кәримнең "Ай тотылган төндә”, Т.Миңнуллинның "Ай булмаса, йолдыз бар” спектакльләре – театрның йөзен билгели торганнардан. Берничә ел элек Һ.Такташның "Җир уллары” трагедиясен куеп, режиссер Җир йөзендәге сугышларга карата протест белдерде. 2003 елда ул Кама аръягы театрлары фестивалендә иң яхшы куелышлы әсәр дип табылды.
Р.Галиевнең профессиональ осталыгы аның куйган спектакльләреннән күренә. Ул аларның һәркайсын заманча рух белән иҗат итә. Т.Миңнуллинның "Кызлар кызык итәләр”, "Яшьлек белән очрашу” һ.б. спектакльләр инде театр ачылганнан бирле сәхнәдән төшми уйнала. Театрда 200 урынлы зал көн саен тулып тора икән, бу инде җитәкчеләр өчен олы куаныч.
Режиссер театр тормышы турында "Яшәешнең гүзәл мизгелләре” дигән фильм да төшергән иде. Ул һаман эзләнүдә, иҗат баскычларыннан югарыга таба үрли. Бүген Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Галиев белән әңгәмәбез театрның эшчәнлеге хакында.
- Рөстәм әфәнде, сүзебезне репертуарны ничек сайлавыгыздан башлыйк әле.
- Миңа Т.Миңнуллин әсәрләре ошый. Туфан абый үзебезнең татар дөньясын шулхәтле матур тасвирлый. Ул безнең милли драматургыбыз. Аның драма әсәрләрендә халык – үзе театр. Ул халкыбыз күңелен, аның уй-кичерешләрен, шатлык-кайгыларын яхшы белә. Тамашачыны тормышта нинди күренешләр борчый, әсәрләрне шуннан чыгып сайлыйбыз. Ни өчендер балалар спектакльләрен кую авыррак, чөнки алар күңелен тоеп яшәү кирәк. Без үзебездә курчак театры оештырдык. Аның режиссеры үзе дә бала җанлы, Чаллыда эшләп килгән кыз Алсу Җаббарова. Ул инде берничә спектакль әзерләп чыгарды. Аларны бик яратып карыйлар. Бүгенге көндә балалар спектакльләре сыйфатлы эшләнергә тиеш. Аларга бүре, куян әкиятләре генә кирәкми. Балалар җанына, рухына туры китереп сайларга һәм куярга кирәк.
- Режиссерның артистка симпатиясе булса, ул рольсез тормый, диләр. Сезнеңчә ничек?
- Мин симпатия дигән нәрсә белән яшәмим. Үземнең халкымны нык хөрмәт итәм, яратам. Шул халык эчендә безнең театр артистлары да бар. Мин аларның һәркайсына тигез карыйм. 24 артистның һәрберсендә 24 төрле холык-фигыль. Ләкин образлар бүлгәндә аларның кайсы нинди рольдә уйный алуыннан чыгып эш итәм. Ролен әйбәт башкарган актерны ихтирам итәм, ә уйный алмаса, борчылам. Аның белән кабат эшлим, башка рольләр биреп карыйм. Әлбәттә инде, артистның талантлысы, уртакулы бар. Театрга бөтенләй ялгыш килеп эләккәннәре дә була. Әгәр син театр эчендә кайныйсың икән, аларның бөтенесен дә тиз күрә белергә тиешсең. Минем өчен артист образларда гына аерыла.
- Сездә артистлар еш үзгәрәме?
- Җиргә кеше килә дә китә. Театрга да шулай. Сәнгать дөньясында нинди генә корифейлар эз калдырмаганнар. Театр ул килүче, китүчеләрдән тормый. Аның җирлеге, нигезе төпле булса, театр яши дип уйлыйм мин. Коллективның терәге булган актерларыбызны телгә аласы килә. Алар: Татарстанның атказанган артистлары, Гөлназ Фәхразиева, Фарил Вафиев, артистлар Гөлгенә Зәйнуллина, Рәис Галиев, Роза Аникина, Физалия Гыйниятуллина, Дилә Карпова, Наил Сәйфетдинов. Үткән ел Казан театр училищесыннан 8 актер килде. Аларга тулай торактан бүлмәләр бирелде, хезмәт хакларына өстәмә түләүләр булдырылды. Безнең директорыбыз Фәнис Чабатов шундый булдыклы җитәкче. Соңгы вакытта бинабызны төзекләндерү дә аның хезмәте, тырышлыгы нәтиҗәсе.
- Сезнең өчен башка театрларда барган әсәрләрне кабатлап кую авырмы, әллә яңасынмы?
- Мин спектакльнең башка җирдә куелган булуыннан куркып тормыйм. Үземнең күңелем, халәтем ничек куша, шулай эшлим. Мәсәлән, Г.Камал театрында барганнарның берничәсен куярга туры килде. Әмма барыбер кабатланмады алар. Туфан абыйның "Алты кызга бер кияү”е бездә "Кияүле кызлар кияве” исеме белән бара. Тәнкыйтьчеләр дә аның бөтенләй башкача куелганлыгын әйтте.
- Иҗат кешесе нинди булырга тиеш, сезнеңчә?
- Ул үзенең акылы белән дәрәҗәле, чинлы кешедән югары, бомждан түбән булырга тиеш. Аларның да халәтен аңлый белергә кирәк. Без йортсыз-нисез кешегә бомж дип карарга гадәтләнгән. Мин алар белән аралашкалыйм. Үзебезнең Норлат районы Үрнәк авылындагы каравыл өендә каяндыр килгән бер бомж яшәп ята иде. Аның белән сөйләшеп киттем. Ул искиткеч акыл иясе булып чыкты, тормышта бик күпне күргән кеше. Аның эшләмәгән эше юк. Нәрсә турында сүз кузгатсаң да аның белән сөйләшеп була. Үзем аралашкан тагын бер кеше хакында әйтми кала алмыйм. Ул бер сыйныф та укымаган. Аның белән бер сөйләшкәннән соң, дөньяда иң тәмле ашаган кебек буласың. Авылда аңа иң түбән кеше итеп карыйлар. Без үзебезне акыллыга саныйбыз, әмма аларның кайберләре бездән дә зиһенлерәк. Иҗат кешесе бөтен кешенең җанын аңларга тиеш. Халкыңның бөтен сулышын тоеп яшәргә кирәк. Әнә шулар пьесалар сайлаганда да ярдәм итә.
- Әле күптән түгел булып узган премьерагыз турында да әйтсәгез иде.
- Әле шушы арада гына Н.Гыйматдинованың "Бүре каны” әсәрен сәхнәләштердем. Ул мине укыганда ук тетрәндергән иде. Автор аны сәхнә әсәре итеп күз алдына да китермәгән. Андагы Аю Кәрим – көчле рухлы, үз фикере белән яши торган образ. Мин анда бүрене сөйләшә торган иттем. Бүре үз кануннарына гына буйсынып яши. Ә без, кешеләр, бер төрле уйлыйбыз, икенче төрле эшлибез. Кайчан да булса аны казанлылар да күрә алыр. Әмма әлегә без аны алып килергә әзер түгел.
Люция Хәбибуллина "Шәһри Казан” 7 ноябрь, 2008 ел.