Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

Ул үзе дә җидегән чишмә төсле. 2010 ел.


Сәхнәдә - бөтен тормышы

    Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Дамир  Сираҗиев  исемендәге премия  лауреаты Рөстәм Вәлиәхмәт улы Галиев тумышы белән Нурлат районының Киекле авылыннан.
Иҗат юлын авыл клубында сәнгать җитәкчесе булып башлый ул. Шул чорда авыл яшьләре белән 10-нан артык спектакль куя.
    1980-1981елларда Минзәлә татар дәүләт драма театрында сәхнә эшчесе булып эшли, А.Гыйлаҗевнең "Мин синеке, син минеке” пьесасында Ибраһим бай образын иҗат итә, эпизодик рольләрдә дә уйный. 
Казан театр училищесына армиядә хезмәт итеп кайткач килә Рөстәм. Биредә Марсель Сәлимҗанов курсында белем алу бәхете насыйп була егеткә. Ул гына да түгел, Илһам Шакировның концерт бригадасында нәфис сүз остасы буларак таныла. Н.Исәнбәтнең Камал театрында куелган "Портфельле кияве”ндә милиционер Гәрәев образларын иҗат итә.
    Училищены тәмамлагач, юллама белән Әлмәт театрына эшкә җибәрүләрен дә шатланып кабул итә яшь артист. И.Абдуллинның "Шундый матур иде розалар” драмасында – Сакаев, "Тиле яшьлек”тә - Зөлкәрнәй, Т.Миңнуллинның "Тал бөресе имәндә” әсәрендә - Гыйльфан, М.Маликованың "Йөрәк ничек түзгән?” трагедиясендә Газизҗан образлары аеруча якын аңа. Ни дисәң дә, беренче рольләр бит! Театр тәнкыйтьчеләренең күчмә коллегиясе ул уйнаган Гыйльфаннны татар театрлары арасында елның иҗат ителгән иң яхшы образы дип бәяли.
    Рөстәм Галиевка кино сәнгате дә ят түгел. М.Хәсәновның "Язгы аҗаган” романы буенча төшерелгән телесериалда Гази образын күпләр хәтерли булыр. Соңрак актер үзе дә "Яшәешнең гүзәл мизгелләре” дигән документаль фильм төшерә. Ә менә Аяз Гыйлаҗевнең "Җомга көн, кич белән” повесте буенча режиссер Ю.Фетинг куйган "Бибинур” нәфис фильмында Габдуллаҗан ролендә күрергә мөмкин. Бу фильм VI Халыкара "Алтын мөнбәр” мөселман кинофестивалендә дә уңай бәя алды.
    Түбәнкамалылар исә аны шәһәрнең татар дәүләт драма театрына нигез салучы буларак та үз итә. Беренче тапкыр 1990 елда куелган "Ак тәүбә, кара тәүбә” (Т.Миңнуллин) музыкаль комедиясенең 19 ел дәвамында сәхнәдә 800 тапкыр уйналуы үзе ни тора!
     "Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмәсе Рөстәм Галиев белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли. Чөнки ул берләшмә өчен сценарийлар яза, кичәләрнең режиссеры, алып баручысы була, "Әллүки” балалар театры җитәкчесе сыйфатында, үзе иҗат иткән "Мин бит татар малае”, "Кыш бабайдан сер бар” пьесаларын сәхнәләштерде ул. "Карурман аша”, "Мафиоза Гыйльмениса”, Г.Тукайның 100 еллык юбилеена багышлап куелган "Чын әкият” спектакльләрен шыгрым тулы залларда тамашачылар яратып карады. Рөстәмнең хикәя-шигырьләре матбугат битләрендә басыла тора. Иҗат итә егет, чын мәгънәсендә шул дөньяда яши ул. Үз вакытында Мәскәү дәүләт университетының мәдәният һәм сәнгать бүлегендә белем ала, Т.Доронина, А.Дудин, М.Сәлимҗанов мәктәбенә йөреп режиссерлык эшенең серләренә төшенә.
Түбән Кама халкы аның "Җүләрләр” дип исемләнгән әдәби-музыкаль театр оештыруын да шатланып кабул итте.
    Иҗатының билгеле бер чорында режиссер дөньякүләм әсәрләр дәрәҗәсендәге зур трагедияләр куюга тартылды. М.Кәримнең "Ай тотылган төндә” трагедиясен сәхнәләштергәндә ул бу катлаулы әсәрне фәлсәфи тирәнлектә ачарга омтылды. 2002 елда төрки халыкларның "Нәүрүз” Халыкара фестивалендә әлеге спектакль дипломга лаек булды һәм театр белгечләре тарафыннан уңай бәяләнде.
    Һ.Такташның "Җир уллары трагедиясе” исә 2003 елда "Кама аръягы театрлары” фестивалендә берьюлы дүрт номинациядә җиңеп чыккан иде. Рөстәм Галиевка "Иҗади кыюлык һәм театр сәнгатендә ирешкән казанышлары өчен” Дамир Сираҗиев исемендәге премия бирелде.
    И.Юзеевнең ул сәхнәләштергән "Соңгы төн” трагедиясе тәнкыйтьчеләр тарафыннан шигъри театр формасы – татар сәхнәсендә яңа агым дип бәяләнде.
    Рөстәм Галиев К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында сәхнәләштергән "Җилкәнсезләр” (К.Тинчурин) драмасын сәхнәгә куйган режиссер да. Зур күләмле әсәрдә режиссер ил язмышын, милләт язмышын үз йөрәге аша үткәрә. Театр белгече Г.Мусина кандидатлык диссертациясен нәкъ менә шушы спектакльгә нигезләп яклады.
    Соңгы елларда Н.Гыйматдинованың "Бүре каны” повесте буенча куелган шул исемдәге драмасы да – шулай ук уңышлы әсәрләренең чираттагысы. Биредә тормыш фәлсәфәсе ачылып кына калмый, бөтен кискенлеге белән гомумкешелек драматизмы югарылыгына күтәрелә. Узган ел төрки халыкларның "Нәүрүз” Халыкара фестивалендә дә бу драма югары бәяләнде.
    Режиссер Рөстәм Галиев бүген дә иҗади эзләнүдә, ул нигез салган театр зур профессиональ коллектив булып өлгереп килә. 14-16 ноябрь көннәрендә Түбән Кама татар дәүләт драма театрының спектакльләрен Казан тамашачылары да карый ала, Тинчурин театрында аларның гастрольләре үтәчәк.

Гөлүсә Зарипова, "Мәгърифәт” газетасы, 29 октябрь, 2010 ел.