Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

Заманасы үзе үк тилеме әллә? 2010 ел.

Түбән Кама татар дәүләт драма театры премьерасын карагач туган фикерләр. "СыСыСыРда ясалган...нар”ны карап кайттым да, үз-үземә шаккатып утырам әле. Зал тулы халык кемнән, нәрсәдән көлдек соң? Үзебездән түгелме?

Әле университетта укыганда ук шагыйрьләр, язучылар әсәрләреннән илһам алып, үзе дә каләм тибрәтә башлаган, бүгенге көндә шактый танылып килүче Ләбиб Леронның "Җүләр малайның әтисе” исемле пьесасын сәхнәләштергәндә, театрның баш режиссеры Рөстәм Галиев үз алдына нинди максат куйган? Ни өчен бу тамашаның исемен "СыСыСыРда ясалган...нар” дип атаган?
"Җир уллары трагедиясе”, "Соңгы төн”, "Яра”, "Бүре каны” кебек тирән фәлсәфә белән сугарылган әсәрләр сәхнәләштергән режиссердан, гәрчә акча кытлыгы мөмкинлекләрен чикләсә дә, сәнгать югарылыгындагы спектакльләр көтәсең. Комедиягә фәлсәфә каян килсен инде, тамашачы күзеннән яшь чыкканчы көлсә, шул җиткән, дисезме? Ул чагында "Шулай булды шул” комедиясен кая куясыз? "Шулай булды шул”ны Башкортостанның бер театры да сәхнәләштереп, хәтта телевидениегә үк төшерелгән булган. Тик башкортларның "Шулай булды шул”ын карагач, үзебезнең театрныкы белән чагыштырдым да, булачак режиссерларга начар сәхнә әсәренең ниндирәк икәнен аңлату буенча менә дигән ярдәмлек бу, дигән фикергә килдем.
Яшермим, "СыСыСыРда ясалган...нар”ның исемен ишетүгә үк, миндә каршылыклы хисләр уянды. Совет заманасында үскән, белем алган, шул системаның яхшы яклары гына хәтерендә сакланучы буын вәкиле буларак, ни өчен ул чорга таяк атарга кирәк булды икән, дип уйладым. Әмма кызыксыну җиңде, премьерага бардым. 
Иң элек, әсәргә мондый исем сайлаган режиссер бер дә ул чорны тәнкыйтьләргә теләмәгән, бары тик күңелләрендә һәр нәрсәне сүзсез-нисез кабул итү, һәр нәрсәгә ышану яшәгән совет чоры кешеләренең бүгенге кыйбласыз заманда алдау-ялганнар корбаны булуын сарказм катыш сүрәтләргә омтылган. Кешеләрендә әхлак, әдәп сыйфатлары җуелган җәмгыять үзе дә барыр юлыннан адашып, хәйлә, эчкечелек һәм кеше тәбигатенә гайре хәлләр тозагында бәргәләнә кебек. 
Һәркем үзенә ярдәмнәре тияр дип көткән алдартаз экстрасенслар Галләм белән Рифат, колхозның надан рәисе Самат аракы дигәндә нинди түбәнлеккә төшүдән дә тайчынмый торган Хөббел, клуб мөдире "зәңгәр” Гибралтар, аның Майкл Джексон белән шашынып йөрүче җилбәзәк кызы Ләйсән, намазлыкта утырасы урында клуб тирәсендә бөтерелүче Миңниса карчык, үзенең җүләр улы Кафилнең атасы кем икәнен ачыклау белән мәшгуль беркатлы авыл хатыны Фатыйма һ.б. – театр артистлары аларның һәрберсен тамашачыга чын тормыштагыдай итеп җиткерә алдылар. Сәхнәдә Миңниса карчык булып яшәгән Гөлназ Фәхразиеваны аласыңмы, әллә үз затташларына тартылучы "зәңгәр” Гибралтарны коеп куйган Рафил Зәйнуллиннымы, яисә авыл хатыны Фатыйма ролендәге Люзия Чупашеванымы (кайсыдыр ягы белән Дания Нурлыны хәтерләтә дияр идем) – һәрберсе тамашачы алкышына лаек.
Сәхнәдәге карикатурага тиң көлкеле тамашада режиссер иң акыллы фикерне җүләр Кафилдән (аны Юрий Павлов искиткеч оста уйнады) әйттерә: "Сез барыгыз да йоклыйсыз. Ник йоклыйсыз? Уяныгыз”.
Ике сәгатькә сузылган тамашаны караганда көлеп тә, уйланып та утырасың. Һәм, ахырдан, режиссер "СыСыСыРда ясалган...нар”га салган төп фикергә ияреп, тилеләр акылга китерергә калган заман әллә үзе үк тилеме, дип шомланып уйлап куясың...

Фирая Моратова, "Туган як” газетасы, 19 март, 2010 ел.