«Бездә Чирмешән елгасы ага. Тирә-ягында зәңгәр күлләр, шул күлләрдәге төнбоек чәчәкләре арасында аккошлар йөзә. Улым, шул аккошларга ияреп, солдатта да йөреп кайттың, тормышта үз урыныңны таптың. Акыллы бала булдың. Бәйрәмеңә әтиеңнән дә күп сәламнәр алып килдек, арабызда булмаса да, ул янәшәбездә генә йөри...”
«Бездә Чирмешән елгасы ага. Тирә-ягында зәңгәр күлләр, шул күлләрдәге төнбоек чәчәкләре арасында аккошлар йөзә. Улым, шул аккошларга ияреп, солдатта да йөреп кайттың, тормышта үз урыныңны таптың. Акыллы бала булдың. Бәйрәмеңә әтиеңнән дә күп сәламнәр алып килдек, арабызда булмаса да, ул янәшәбездә генә йөри...”
Сәхнәгә күтәрелгән ап-ак киемле, ак калфагы өстеннән кардай яулыгын япкан ананың үз улын – Түбән Кама татар дәүләт драма театры режиссеры Рөстәм Галиевне котлаганда әйткән бу сүзләрен ишеткәч, залдагылар "күңеле белән менә кемгә охшаган икән Рөстәм”, диештеләр. Гаиләдәге ун баланың берсе булган Рөстәм белән әнисе Фатыйманың мөнәсәбәтен күреп, тетрәнмәү мөмкин түгел иде.
Режиссер һәм артист Рөстәмнең юбилей кичәсенә багышланган язманы әнисе сүзләре белән башлавыбыз юкка гына түгел. "Моңарчы кылган изге эш-гамәлләрем Анам сөте белән кергән”, - дип ул үзе үк әйтеп тора бит.
Егерме ел дәвамында тамашачыны театр сәнгате белән очраштыруы, аның рухын баетуы, җан азыгы бирүе – шул үзе үк изге гамәл түгелме соң инде?!
Юбилей аның әнә шул изге гамәлләрен барлау да булды. Режиссерны котлау өчен сәхнәгә иң беренчеләрдән булып күтәрелгән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Таһир Камалетдинов Башлыкның Мактау кәгазен тапшырганнан соң, театр бинасын өр-яңадан үзгәртеп ясау белән бәйле мәшәкатьләр хакында сөйләп, бу эштә, хәттә Казан мэры булгач та, Илсур Метшинның ярдәм итүен искәртеп үтте.
Аңа Татарстан мәдәният министры белгече Кадрия Идрисованың тәбрикләве ялганды. "Акылың да, олпатлыгың да, җүләрлегең дә күп” дип, шаяру катыш Рөстәм Галиевне котлаучы "Петрокам”директоры киңәшчесе Гаяз Сәхапов; "башкаларыннан аермалы буларак, завод тарафыннан оештырылган бердәнбер театр идек, дәүләт статусы бирелгәч тә дотациясе илле проценттан артмады, ә шулай да сез хәзер республикада иң танылганы” дип, уналты ел иңгә-иң эшләгән, бүгенге көндә Татарстан Президенты карамагындагы китапханәгә җитәкчелек итүче Фәнис Чабатов, шулай ук иҗатташ дусты, җырчы-композитор Илһам Хисмәтуллин һ.б. бик күпләр олы талантка ия режиссер һәм театр директоры буларак, Рөстәм Вәлиәхмәтович эшчәнлегенә зур бәя бирделәр.
Нурлат районыннан ук килгән туганнары сәхнәдә чыгыш ясаганда исә Галиевләр нәселенең җор телле булуы шаккатырды. "Рөстәм белән мин ун яшьтә таныштым”, дип, озын буйлы мәһабәт бер ир сөйли башлады. Монысы кем була икән инде дип, озак баш ватарга туры килмәде, "әни янындагы чүпрәктә бер бала ята, үзенең бер күзе көлә, икенчесе елый”, дип ялгап алып китте бу. Ул – Рөстәмнең абыйсы Рифкать булып чыкты.
Туган- тумачасының тапкыр булуын күрү белән беррәттән, Рөстәмнең яшьлек хатирәләрен дә рәхәтләнеп тыңладык. Кайберләрен сезгә дә җиткерәбез. Студент елларында, нәфис сүз остасы буларак, Илһам Шакиров төркеме белән ил буйлап гастрольләрдә йөргән ул. Беренче концерт башланыр алдыннан, борын астыннан гына нидер көйләп йөрүче Илһам абый моны күреп алган һәм өс-башына күз ташлаган да, "малай, киен”, дигән. "Мин киендем инде”, дигән җавапны ишеткәч, бер сүз дә әйтеп тормаган. Икенче көнне студент Рөстәмне машинага утыртып кибеткә алып киткәннәр дә, бер ак, бер кара костюм алып биргәннәр.
Ә хатирәләренең моңсулары, ни өчендер, туган ягы белән бәйле. Тетрәндергеч язмышлы моң иясе Гөлзәрия, аның әтисе көтүче Мөстәкыйм, алардан истәлек булып калган кыргый Зарлы тай. Бала чагында үзе дә атлар көткән һәм атларның дөнья акылын үзләренә сыйдырган сагышлы күзләре мәңгегә күңеленә уелып калган Рөстәмнең шул беркемгә башбирмәс Зарлы тайны хыялына юлдаш итүе, үзе сәхнәләштерергә алынган пьесаларга "җан өргәндә” дә шул хыял аты белән серләшүе - иҗат газапланарында янып карамаган кешегә сәер дә, аңлаешсыз да булып тоелыр. Бәлки, авыл баласы күңелендә генә атлар яшидер, исәндер ул. Шуңа да фәлфәси акыл иясе рәссам Әхсән ага Фәтхетдиновның юбилярга рухи байлык теләп, "атның да, татарның да язмышы аянычлы”, дип, үзе агачка уеп ясаган ат рәсемен бүләк итүен хәтере авылдан аерылмаган тамашачы алкышларга күмде.
Дистәләрчә әсәр сәхнәләштергән, театрда дистәләрчә роль башкарган, фильмнарда уйнаган (соңгысы - "Бибинур”дагы Габдуллаҗан) режиссер Рөстәмне бәйрәме белән котларга курсташлары - "шабашка-концерлардан кайткач, Рөстәм барыбызга да акча бүлеп бирә иде” дип искә төшерүче Люция Хәмитова, "әгәр дә Рөстәм алып китмәгән булса, Балык Бистәсенең берәр клубында батып калган булыр идем” дип әйтүче Олег Фазылҗанов һ.б. да килгән иде. Шулай ук Г.Камал исемдәге татар дәүләт академия театры, Оренбург, Туймазы, Чаллы, Әлмәт, Минзәлә, Буа һ.б. театр җитәкчеләре, әдәбият һәм сәнгать әһелләре дә режиссер Рөстәм Галиев иҗатына олы бәя бирделәр.
Рөстәмнең татар илендә үзенчәлекле талантка ия сәнгать әһеле икәнен белә идек инде, бу кичтә без әле аны оста гармунчы, курайчы һәм җаны туган ягында яшәүче кечелекле, туган җанлы кеше буларак та ачтык.
Ф.Моратова, "Туган як”, 23 ноябрь, 2010 ел.