Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

Бүреләр табигать кануннарына буйсына… 2010 ел.

Узган сезонда Түбән Кама татар дәүләт драма театры тамашачы хөкеменә яңа премьера – "Бүре каны” драмасын тәкъдим итте. Бүре каны ... Исеме үк күңелгә шом сала... Шуңа күрәме, күпләр премьераны сәерсенеп каршы алды. Әмма тиздән тамашачы спектакльгә агылып йөри башлады. Бер сезонда гына премьераның 38 тапкыр тулы залларда уйналуы үзе дә күп нәрсә турында сөйли. Мондый уңышның сере нәрсәдә соң? Иң әүвәл шушы елның июнь аенда Казанда булып узган төрки халыкларның "Нәүрүз” халыкара театр фестивалендә театр тәнкыйтьчесе Наталия Говорованың Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшинга язган Рәхмәт хатындагы сүзләр хәтергә килә: "Спектакль кешеләр турында һәм кешеләр өчен. Ул һәркемгә аңлашыла. Спектакль зур әхлак көченә ия. Мине труппаның сәхнә культурасы таң калдырды. Мин Рөстәм Галиевның искиткеч тыйнак, үз эшенең чын остасы булуына, кешелеклелек сыйфатларына сокландым. Сезне бу дәрәҗәле фестивальдә ирешкән уңышыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Шәһәрегездә мондый театр булуы белән горурлана аласыз. Сездәге кебек театрлар Россиядә күп түгел...”

Бүреләр табигать кануннарына буйсына…

"Бүре каны”ның уңышы нәрсәдән гыйбарәт соң? Ни өчен театр дөньясында билгеле тәнкыйтьче: "Спектакль кешеләр турында һәм кешеләр өчен,” – дип яза? Сорауга җавапны әсәрнең үзеннән эзләргә кирәктер.

Аю Кәрим гаиләсендә күптән көтеп алган малай туа. Сөенә әти кеше! Тик йомшак күңелле малай, әнисе итәгенә тагылып йөри. Аю Кәрим борчыла, ут йота; бердәнбер улының үзе кебек гаярь кеше булып үсүен тели урман хуҗасы. Үскәч, малай ничек яшәр? Аю Кәрим фикеренчә, хәзер "крутойлар” заманы килде; җебегәннәргә бу тормышта урын юк. Кырыс ата коеп яуган яңгыр астында улын урманга алып китә. Өер башлыгын – карт бүрене капкынга эләктерә Аю Кәрим. Улын өер башлыгын үтереп, канын эчәргә мәҗбүр итә. Бүре кебек усал, көчле булып үсәргә тиеш аның улы!

Менә безнең алда икенче кеше. Кеше-Бүре. Малайның тамырларында бүре каны ага, ләбаса! Нәрсә көтә Рамазанны? Ничек яшәр ул? Һәм Кеше белән Бүре арасында көрәш башлана. Бүре каны тынгылык бирми малайга. Ничек кенә сәер тоелмасын, бүре каны Рамазанны яхшылыкка өнди.

Әйе, бүреләр – ерткычлар. Табигать аларны шулай яраткан. Бүреләр табигатькануннарына буйсынып яшиләр.

Ә без? Кешеләр? Акыл ияләре?! Без табигать кануннарына буйсынып яшибезме? Юк, без табигатьтән ерак киткәнбез. Аңа кире әйләнеп кайта алырбызмы? Табигать-Ана белән уртак тел табу көчебездән килерме?

Менә шундый аяусыз тормыш фәлсәфәсе.

"...Минем 10-15 ел инде мондый спектакль караганым юк иде. Мин үземнең профессиональ тәнкыйтьче, бу өлкәдә галим кешесе булуымны – бөтенесен оныттым. Болар һәммәсе вак-төяк нәрсәләр булып калдылар... Уйларым, хис-тойгыларым спектакльгә йотылдылар...” ди театр белгече Наталия Ефимова шул ук "Нәүрүз” фестивалендә ясаган чыгышында.

Уйлансаң, уйланырлык шул... Әлбәттә, бүре каны – символик мәгънәгә ия. Ә безнең тамырларда нинди кан ага соң? Җәмгыять – без ләбаса.

Режиссер Рөстәм Галиев язучы Нәбирә Гыйматдинованың "Бүре каны” әсәрен сәхнәләштергәндә, әнә шул тормыш фәлсәфәсен ачып кына калмый, аны һәрьяклап үстерә, бөтен кискенлеге белән гомумкешелек драматизмы югарылыгына күтәрә.

Гомумән, спектакльнең фестивальдә югары бәя алуы, тамашачы ихтирамын казануы, беренче чиратта, театрның баш режиссеры Рөстәм Галиевның, пластик хәрәкәтләр авторы Рөстәм Фәтхуллин, композитор Юрий Чаплин, рәссам Булат Нәсыйхов, инсценировка авторлары Рөстәм Галиев һәм Зәбир Гыймаевның, артистларның зур уңышы.

Барыбер, ни генә әйтсәң дә, иҗат коллективы өчен иң зур бәя – гади тамашачы сүзе. "Бүре каны” кебек спектакльләр барында татар театры яши”, "Мондый спектакльләр дә була микәнни?”, "Спектаклегезне дүртенче тапкыр карыйм”... Бусы – тамашачы фикере. Ничек бар, шулай. Мәскәүдә яшәүче якташыбыз атаклы сынчы-рәссам Кадим Җәмитовның фикере: "Товстоногов театрында гына мондый спектакльләр караганым бар иде. Тетрәндем... Рәхмәт.”

                Соңгы вакытта сәнгать әһелләре арасында: "Безнең тамашачы җитди әсәрләр карарга өйрәнмәгән инде ул, аңа комедия кирәк”, - дигән фикер ишетелә башлады. Карый безнең тамашачыбыз җитди спектакльләрне! Ничек кенә карый әле!

"Нәүрүз” фестиваленнән соң матбугатка тәнкыйть мәкаләләре шактый ук күренгәләде. Ә менә тәнкыйтьчеләр, театр белгечләре тарафыннан югары бәяләнгән спектакль турында – ләм-мим. Әллә күрмәмешкә салышалар, әллә күреп тә язасылары килмәде.

P.S. Хөрмәтле укучыларыбыз! Шушы елның 8 ноябрендә Түбән Кама татар дәүләт драма театры Казанда "Бүре каны” белән үзенең гастрольләрен башлап җибәрә.

"Идел” № 10, 2009.