Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

Алда әле озын юл. 2010 ел.

Түбән Кама татар дәүләт драма театры чын мәгънәсендә завод эчендә туа, ягъни "Нефтехим” берләшмәсендә студия буларак оеша. Соңыннан үсеш баскычлары: Татар яшьләре театры, Түбән Кама татар драма театры, Түбән Кама татар дәүләт драма театры... Хәер, төптәнрәк уйлап карасаң, исем алышынудамыни хикмәт? Режиссер Рөстәм Галиев янып-көеп иҗат төркеме тупларга керешә. Ничек сөенмисең, аның янына Казан театр училищесында бергә укыган сабакташлары җыела башлый. Алар олы таяныч була. Беренчеләрдән булып Гөлгенә Зәйнуллина, Олег Фазылҗанов, Илдар Закиров, Рәзил Сибгатуллин, Гөлнур Галиева һәм башкалар килә. Шуларның дүртесе: Гөлгенә Зәйнуллина, Гөлназ Фәхразиева, Рәис Галиев, Фарил Вафиев бүген дә театрда. Болар әллә кайдан үзләренә тартып торалар. Көчле шәхесләр. Гомерләрен театр сәнгатенә багышлаган фидакарь җаннар.

Алда әле озын юл.

Директор булып янә бер эшлекле егет – Фәнис Кыяметдин улы Чабатов, килгәннән соң, алны-ялны белми театр мәшәкатьләре белән яши башлый.

1990 елда беренче спектакльгә әзерлек башлана. Театр үзенең беренче сезонын Туфан Миңнуллинның "Ак тәүбә, кара тәүбә” комедиясе белән ачып җибәрә. Соңыннан бу спектакль озак еллар сәхнәдән төшми уйналды.

Шәһәребез җитәкчеләренә рәхмәт, хәзер генә ул җиренә җиткереп төзекләндерелгән театр бинасына, матур ишекләрен киереп ачып алдан керәсең. Элек тамашачы бина артыннан тимер баскычтан икенче каттагы залга менеп йөри торган иде.

 Бүген  сәхнәгә берсеннән-берсе кызыклы спектакльләр куела икән, бу – режиссерның һәм артистларның иҗат җимеше. Соңгы вакытта Н.Гыйматдинованың "Бүре каны” әсәре аеруча игътибарны җәлеп итте. Аның уңышы нәрсәдән гыйбарәт соң? Сорауга җавапны әсәрнең үзеннән эзләргә кирәктер. Спектакль турында җентекләп язарга җыенмыйм. Ул Казанда да, Түбән Камада да, башка шәһәрләрдә дә куелачак әле. Фикеремне генә әйтеп китәм. Минемчә, "Бүре каны”н сәхнәләштергәндә режиссер әсәргә салынган тормыш фәлсәфәсен ачып кына калмый, аны гомумкешелек драматизмы югарылыгына күтәрә һәм бу тамашачыны битараф калдырмый.

"Ун-унбиш ел инде мондый спектакль караганым юк иде. Мин үземнең профессиональ тәнкыйтьче, бу өлкәдә галим булуымны – бөтенесен оныттым. Болар һәммәсе вак-төяк нәрсәләр булып калдылар... Уйларым, хис-тойгыларым спектакльгә йотылдылар...” – ди үзенең чыгышында театр белгече Наталия Ефимова шул ук "Нәүрүз” фестивалендә ясаган чыгышында.

Ни генә әйтсәң дә, иҗат коллективы өчен иң зур бәя – гади тамашачы сүзе. "Бүре каны” кебек спектакльләр барында татар театры яши”, "Мондый спектакльләр дә буламы икәнни?”, "Спектаклегезне дүртенче тапкыр карыйм” ди тамашачылар.

Хәтергә янә келт итеп тәнкыйтьче З.Дәүләтшинаның фестивальдә әйткән сүзләре төшә: "Театр егерме ел яши, диләр. Егерме елдан соң театр йә үлә, йә булмаса үсешнең икенче стадиясенә күчә. Сез тиз арада шундый үсешкә ирешкәнсез, егерме елыгыз сезнең әле алда... Гомумән, театрыгыз зур профессиональ коллектив булып өлгереп килә.”

Егерме ел... Бүген без театрга үзләреннән зур өлеш керткән шәхесләрне: сәнгать җитәкчесе Анатолий Богатыревны, режиссер Рөстәм Фатыйховны, Татарстан Республикасының халык артисткасы Ания Фәттахованы, рәссам Әхәт Закировны тирән ихтирам белән искә алабыз. Татарстанның атказанган артисты Мәүҗит Фәттаховны, хөрмәтле кунакларыбызны, әдәбият һәм сәнгать әһелләрен, театрга гомерләрен багышлаган иҗат көчләрен түребезгә чакырабыз.

Зәбир Гыймаев, "Шәһри Казан”, 16 октябрь, 2009 ел.