Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

Яшәргә һәм иҗат итәргә. 2010 ел.

Театр ничек туа? Әйтик, быел 20нче иҗат сезонын ачкан Түбән Кама татар дәүләт драма театры ни рәвешле яралды соң? Мин менә шушы четерекле сорауга җавап табарга телим.

Театр ничек туа?    Әйтик, быел 20нче иҗат сезонын ачкан Түбән Кама татар дәүләт драма театры ни рәвешле яралды соң? Мин менә шушы четерекле сорауга җавап табарга телим.
    Түбән Камада Аурупада иң зур саналган химия гиганты урнашкан. Моннан 20 ел элек – менә шушы җирдә профессиональ театрга нигез салырга кирәк була. Җир йөзендә шәһәр төзеп кую – мактауга лаек гамәл. Чүл уртасында кое казып кешеләрне сулы итү – батырлыкка тиң. Ә театрга нигез салу? Нинди үлчәү белән үлчәп була аны? Түбән Кама театрының чишмә башында Рөстәм Галиев, Анатолий Богатырев, Гаяз Сәхапов кебек шәхесләр тора. 
Рөстәм белән Анатолий  - икесе дә сәнгатькярләр. Ә Гаяз Сәхапов – ул чакта "Нефтехим” берләшмәсенең генераль директоры. Шәһәрдә театр булдыруга башлап хәер-фатыйхасын биргән шәхес. Андый кешеләрне халыкта "алтын багана” диләр. Театрның бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрен үз җилкәсенә алган җитәкче Гаяз Җәмикъ улын артистлар бүген дә яратып, үз итеп "театрның атасы” дип йөртә.
Театр чын мәгънәсендә завод эчендә туа, ягъни "Нефтехим” берләшмәсенең театр студиясе буларак оеша. Беренче адымнарын нәкъ менә театр-студия буларак башлый. Соңыннан үсеш баскычлары: Татар яшьләре театры, Түбән Кама татар драма театры, Түбән Кама татар дәүләт драма театры... Хәер, төптәнрәк уйлап карасаң, исем алышынудамыни хикмәт?
Хәер-фатыйха бирелгәч, Рөстәм Галиев янып-көеп иҗат төркеме тупларга керешә. Ничек сөенмисең, аның янына Казан театр училищесында бергә укыган сабакташлары җыела башлый. Алар олы таяныч була. Беренчеләрдән булып Гөлгенә Зәйнуллина, Олег Фазылҗанов, Илдар Закиров, Рәзил Сибгатуллин, Гөлназ Фәхразиева, Гөлнур Галиева, Илшат Мостафин, Фарил Вафиев, Рәис Галиев, Мингали Мөхәммәтшин килә. Болар – беренчеләр. Шуларның дүртесе: Гөлгенә Зәйнуллина, Гөлназ Фәхразиева, Рәис Галиев, Фарил Вафиев бүген дә театрда. Болар әллә кайдан үзләренә тартып тора. Көчле шәхесләр. Гомерләрен театр сәнгатенә багышлаган фидакяр җаннар.
Театрда директор булып янә бер эшлекле егет Фәнис Чабатов килә. Килә дә алны-ялны белми театр мәшәкатьләре белән яши башлый.
...1990 ел. Беренче спектакльгә әзерләнү. Көне елга, елы гасырга тиң чор. Җаннарның сулкылдаган, хыялларның биеккә ашкан мәле. Әлбәттә, бик кыен, мәшәкатьле вакыт булгандыр. Театр үзенең беренче иҗат сезонын  Туфан Миңнуллинның пьесасы буенча куелган "Ак тәүбә, кара тәүбә” комедиясе белән ачып җибәрә. Соңыннан да әсәр озак еллар сәхнәдән төшми уйнала...
Шул чакларны уйлагач, бер вакыйга хәтергә төште әле.
Шәһәребез җитәкчеләренә рәхмәт, хәзер генә ул җиренә җиткереп төзекләндерелгән театр бинасына, матур ишекләрен киереп ачып, алдагы яктан керәсең, ул чагында тамаша залына арт яклап тимер баскычтан икенче катка менеп йөрмәле иде. Көндез яңгыр явып үткән. Кичкә таба суытып җибәргән. Тимер баскыч, әлбәттә инде, бозланып каткан. Тамашачылар әнә шул баскычлардан икенче катка күтәрелә. Мәтәлеп төшмәсәң, үзеңне альпинист кебек хис итәргә тулы мөмкинлек бар. Тулы гына гәүдәле яшь бер ханымга игътибар итәм. Култыксага чытырдап ябышкан, бер баскычка югары күтәрелгән саен кызганыч тавыш белән "Ой!” дип кычкырып куя. Янә бер баскычка күтәрелә, янә шул хәл кабатлана. Бик ахылдамас иде дә - куркыныч, борылып кайтып китәр иде – спектакльне кызык, диләр. 
Беренче спектакль… Беренче алкышлар… Йөрәкләргә язгы ташкын булып ургылып кергән горурлык хисе һәм күз яшьләре... Үсеш баскычлары ... Беренче уңыш белән канатланган иҗатчылар зуррак, җитдирәк әсәрләргә алына. 20 елда 50дән артык спектакль сәхнәләштерелә. Бөтенесен санап чыгу мөмкин түгел. Әмма кайберләренә тукталып үтми дә ярамый. Болар – театрның үсеш баскычларын билгели торган әсәрләр. Мостай Кәримнең "Ай тотылган төндә” трагедиясе, Һади Такташның "Җир уллары трагедиясе”, Илдар Юзеевның "Соңгы төн”е, Мансур Гыйләҗевнең "Яра”сы, Нәбирә Гыйматдинованың "Бүре каны” драмасы тамашачыларның тирән ихтирамын казанган, фестивальләрдә катнашып, театр белгечләренең югары бәясен алган спектакльләр.
"Бүре каны”на аерым тукталасы килә. Чөнки әле хатирәләр яңа, хатирәләргә тузан кунарга өлгермәгән.
Үткән елгы иҗат сезонында театр тамашачы хөкеменә яңа премьера – "Бүре каны” драмасын тәкъдим итте. Бүре каны ... Исеме үк күңелгә шом сала... Шуңа күрәме, күпләр, премьераны сәерсенеп каршы алды. Әмма озакка түгел. Бер сезонда гына премьера спектакленең 38 тапкыр тулы залларда уйналуы үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Мондый уңышның сере нәрсәдә соң? Иң әүвәл шушы елның июнь аенда Казанда булып узган төрки халыкларның "Нәүрүз” театр фестивалендә театр тәнкыйтьчесе Наталия Говорованың Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшинга язган Рәхмәт хатындагы сүзләр хәтергә килә: "Спектакль кешеләр турында һәм кешеләр өчен. Ул һәркемгә аңлашыла. Спектакль зур әхлак көченә ия. Мине труппаның сәхнә культурасы таң калдырды. Мин Рөстәм Галиевнең искиткеч тыйнак, үз эшенең чын остасы булуына, кешелеклелек сыйфатларына сокландым. Сезне бу дәрәҗәле фестивальдә ирешкән уңышыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Сез шәһәрегездә мондый театр булуы белән горурлана аласыз. Сездәге кебек театрлар Русиядә күп түгел...” – диелгән иде анда.
Чыннан да, "Бүре каны”ның уңышы нәрсәдән гыйбарәт соң? Ни өчен театр дөньясында билгеле тәнкыйтьче: "Спектакль кешеләр турында һәм кешеләр өчен,” – дип яза? Сорауга җавапны әсәрнең үзеннән эзләргә кирәктер. Спектакль турында җентекләп язарга җыенмыйм. Ул әле Казанда да, Түбән Камада да, башка шәһәрләрдә дә куелачак. Минемчә, "Бүре каны”н сәхнәләштергәндә режиссер әсәргә салынган тормыш фәлсәфәсен ачып кына калмый, аны гомумкешелек драматизмы югарылыгына күтәрә һәм бу тамашачыны битараф калдырмый. 
"...Минем 10-15 ел инде мондый спектакль караганым юк иде. Мин үземнең профессиональ тәнкыйтьче, бу өлкәдә галимә булуымны бөтенләй оныттым. Уйларым, хис-тойгыларым спектакльгә йотылды...” – ди театр белгече Наталия Ефимова шул ук "Нәүрүз” фестивалендә ясаган чыгышында.
Гомумән, спектакльнең фестивальдә югары бәя алуы, тамашачы ихтирамын казануы, беренче чиратта, театрның баш режиссеры Рөстәм Галиевнең, пластик хәрәкәтләр авторы Рөстәм Фәтхуллин, композитор Юрий Чаплин, рәссам Булат Нәсыйхов, инсценировка авторлары Рөстәм Галиев һәм Зәбир Гыймаевның, артистларның зур уңышы.
Ни генә әйтсәң дә, иҗат коллективы өчен иң зур бәя – гади тамашачы сүзе. "Бүре каны” кебек спектакльләр барында татар театры яши”, "Спектаклегезне дүртенче тапкыр карыйм”... Бусы – тамашачылар фикере. Ничек бар, шулай. Мәскәүдә яшәүче якташыбыз атаклы сынчы-рәссам Кадим Җәмитовның фикере: "Товстоногов театрында гына мондый спектакльләр караганым бар иде. Тетрәндем... Рәхмәт.”
Хәтергә янә келт итеп тәнкыйтьче З.Дәүләтшинаның фестивальдә әйткән сүзләре төшә: "Театр 20 ел яши, диләр. 20 елдан соң театр йә үлә, йә булмаса, үсешнең икенче стадиясенә күчә. Сез тиз арада шундый үсешкә ирешкәнсез, сезнең 20 елыгыз әле алда... Гомумән, театрыгыз зур профессиональ коллектив булып өлгереп килә”, - дигән иде ул. 
20 ел... Бүген без театрга үзләреннән зур өлеш керткән шәхесләрне: сәнгать җитәкчесе Анатолий Богатыревны, режиссер Рөстәм Фатыйховны, Татарстанның халык артисты Ания Фәттахованы, рәссам Әхәт Закировны тирән ихтирам хисе белән искә алабыз. Татарстанның атказанган артисты Мәүҗит Фәттаховны, хөрмәтле кунакларыбызны, әдәбият һәм сәнгать әһелләрен, театрга гомерләрен багышлаган иҗат көчләрен түребезгә чакырабыз.
Яшьләр килмәгән театр – киләчәге булмаган театр. Яшь артистларыбыз: Рафил Зәйнуллин, Юрий Павлов, Альбина Төхвәтуллина, Гөлназ Фатыйхова беренче рольләре белән тамашачыны сөендерергә өлгерде инде. Офыкта яп-яшь ике кыз күренә. Театр дөньясына кереп китә алырлармы? Вакыт күрсәтер. Яши театр. Елый-көлә, ду килеп кайнап ала, киләчәккә зур планнар кора...
Тагын ни языйм? Акыллы-җитди сүзләр язасы килә дә, әмма күз алдына әлеге дә баягы бозлы тимер баскычтан югары үрмәләгән теге ханым килеп баса. Менеп җитте ул. Кире борылмады. Менеп җитте  дә караңгы кичне балкытып бер елмайды һәм, берни булмагандай, тамаша залына үтте. Шундый тамашачысы булган театр ничек яшәмәсен ди?! Яшәргә һәм иҗат итәргә бурычлы ул.

Зәбир Гыймаев, "Мәдәни җомга”, 30 октябрь, 2009 ел.