Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

Җир улы. 2010 ел.

Җир улы

Авылларда да эчтән таркалу бара. Менә шушы нәрсә күңелне әрнетә. Тышкы форма өчен көрәшкән булабыз. Рухи дөньяны сакларга иде безгә.

–  Театрда егерме ел эшләү дәверендә бик шәп труппа туплап өлгердегез. Сезнең мәктәпне үткән артистларның Камал театрына да кабул ителүе режиссер өчен югалту түгел, мәртәбә дип уйлыйбыз. Олег Фазылҗановны күздә тотып әйтүем.

– Шөкер, театрыбызда әйбәт артистлар күп. Шуңа күрә теләсә нинди драма әсәрен иҗат процессына ала алабыз. Камал театрында сәхнәләштерелгән «Яра» драмасын мин үзем аңлаганча куеп карадым. Сынатмадык дип уйлыйм. Бу теманы аңлыйм мин. Без әфган сугышы яраларын күреп үстек. Чечня сугышы фаҗигаләренә шаһит булдык. Бер кайтмый калган солдатның әнисе күз алдында тилерде. Икенче бер солдат күп еллар үткәч кайтып керде. Безнең җәмгыять яралардан тора. Спектакльнең буеннан буенаМостай Кәрим сүзләренә Сара Садыйкова язган «Өченче көн тоташ кар ява» дигән җыр лейтмотив булып бара. Татар театры тукымасында милли моң ятарга тиеш дип уйлыйм. Юк, мин фаҗигаләр тарафдары түгел, мелодрамалар яратам. Ләкин, нишлисең бит, татар үткән юл фаҗигале.

– Сезнең соңгы еллардагы уңышлы әсәрләрегез исәбендә Нәбирә Гыйматдиновның«Бүре каны» әсәре буенча куелган спектакль дә бар бит әле. Ул да бит саф мелодрама гына түгел, анда да бит татар язмышы. 2009 елда үткән «Нәүрүз» фестивалендә бу спектакль аерым макталды. Хәтта Мәскәү тәнкыйтьчеләре дә уңышка күз йома алмадылар.

– Гади тормыш фәлсәфәсен гомумкешелек драматизмы призмасы аша карарга булганда алар аңлыйлар. Татар дөньясының эчке дөньясына гына бик керәселәре килми.

– Карагыз әле, монда тагын бер юбилей бар икән. Сез сәхнәләштергән спектакльләрнең саны нәкъ дүрт дистәгә тулган! Бу нарасыйларның кайсысы аеруча кадерле дип сорап тормыйм. Соңгы иң кызыклы эшегезгә тукталсак...

– Ләбиб Леронның «СыСыСыРда ясалган...нар» дигән әсәре тамашачыга кызык булыр дип уйлап торабыз. Бу комедия. Сүз белән генә көлдерү өчен әлләни осталык кирәкми. Аны ялгыз кеше дә эшли ала. Мин башта образны табам. Без булдырдык дип уйлыйм.

– Булдырган нәрсәләр тагын да бардыр ул.

– Балалар театры ачтым. Курчак театрын эшләтеп җибәрдем. Минем үземнең кызым да «Нардуган» бию ансамблендә үсте. Балалар өчен театр дөньясының ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген аңлыйм дияргә телим.

– Сез таләпчән режиссермы?

– Таләпчән генә түгел, усал мин. Диктатор. Ләкин акыллы диктатор. Һәр кешенең язмышы өчен җаваплы икәнлегемне аңлыйм. Театрның һәр минуты, мизгеле күз алдында. Ишектән атлап керүгә һәр артистның халәтен аңлыйм. Алар белән шаярырга ярамый, психолог булырга туры килә. Мин үч сакламыйм, ярата гына беләм. Артист сиңа үч сакларга мөмкин, ләкин режиссерга ярамый. Ут төшкән урынны сүндерә белергә кирәк. Аны да, мине дә вакыт хөкем итсен! Сәнгатькә очраклы килеп эләккән кешене дә бик тиз сизәм, очраклы кешегә минем күңелдә урын юк. Режиссер әйбәт тренер кебек. Аның театрында бер уенчы урынына икенче уенчы әзер торырга тиеш.

– Режиссерлар алмашып алу кадәресе театр өчен кирәкле шәйме?

– Кирәкле. Кан алмаштырып алу һәрвакыт файдага.

– Сез үзегез дә шөгыльләр алмаштырып кан яңартасыз бугай.

– «Кан яңарту» өчен мин Чирмешән елгасына балыкка китәм. Шунда үзем яраткан җырларны җырлый-җырлый балык тотам, кайвакыт шигырьләр, хикәяләр дә языла. Мин бит 40 яшькә кадәр көне-төне китап укыган кеше. Артистларымны да классикларыбыз үрнәгендә тәрбияләргә тырышам. Классик драматургларыбыз беркайчан да сәхнәдән төшмәскә тиеш дип уйлыйм. Әнә бит, Мәскәү театрларында Гоголь, Горький, Чехов, Островский әсәрләре сәхнәдән төшеп тормый. Безнең Бурнаш, Тинчурин, Фәйзи, Гыйззәтләр дә шундый ук язмышка лаек. Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»ын куярга дип уйлап торам әле. Гел яңарып торсын.+

–  Алга таба да уңышлар юлдаш булсын Сезгә!

Асия ГАЛИУЛЛИНА

http://matbugat.ru/news/?id=3456