Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

Рөстәм Галиев: Җилкәннәрне күтәрәсе иде... 2010 ел.

Рөстәм Вәлиәхмәт улы Норлат районы Киекле авылында туа, 10 балалы гаиләдә үсә. 1978 елда Минзәлә театрында сәхнә эшчесе булып эшли башлый. Казан театр училищесын тәмамлый. Әлмәт Татар дәүләт драма театрына актер булып урнаша. Түбән Кама Татар дәүләт драма театрын оештыра һәм хәзергә кадәр җитәкли. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты.

Рөстәм Вәлиәхмәт улы Норлат районы Киекле авылында туа, 10 балалы гаиләдә үсә. 1978 елда Минзәлә театрында сәхнә эшчесе булып эшли башлый. Казан театр училищесын тәмамлый. Әлмәт Татар дәүләт драма театрына актер булып урнаша. Түбән Кама Татар дәүләт драма театрын  оештыра һәм хәзергә кадәр җитәкли. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты. Күптән түгел Түбән Кама Татар дәүләт драма театры башкалабызда 4 спектакль уйнап, тамашачы алдында үзенә күрә имтихан тотып китте. Форсаттан файдаланып, без театрның баш режиссеры Рөстәм Галиев белән әңгәмә корып алдык. Ул – зур классик әсәрләр куярга алынудан курыкмаучы кыю режиссер. Аның белән сәнгать, театр, премьералар хакында әңгәмәләшүе – җан рәхәте.
- Сер түгел, безнең милләттә режиссерлар "штучный” тауар санала. Шуңа күрә аларның һәркайсының тәрҗемәи  хәле игътибарга лаек, дип уйлыйм. Сез ничек режисерлык юлын сайладыгыз? 
-    Көтү көтеп устем  мин, ат көтүе. Көтүче бит малларга фәрман бирергә, куып йөртергә тәмам остара. Шулай итеп, минем режиссерлык хезмәтенә өйрәнүем ат көтүчесе булудан башланды. Бусы шаяру, әлбәттә. 
Яшьтән үк кеше фикере белән килешмәдем мин, һәр нәрсәгә үз мөнәсәбәтем, үз карашым була иде. Буйсынырга яратмадым. Табигатем шундый. Казан театр училищесында Марсель Сәлимҗанов курсын тәмамладым. "Язгы аҗаган” телевизион спектаклен эшләүдә катнашып йөри идем. Кайбер күренешләрне Түбән Кама шәһәрендә төшерделәр. Бу шәһәрне беренче тапкыр шунда күрдем. Яз ае иде. Искиткеч матур, җыйнак, яшь кала!.. Театр ачу хакындагы беренче сөйләшү дә шунда булды.
-    Яңа театрга нигез салу ничек башланды?
- 1990 ел иде. "Нефтехим” берләшмәсе заводы эчендә театр студиясе булып оешты ул. 4 елдан шәһәр мәдәният идарәсе карамагына күчеп, яшьләр театры статусында эшли башладык. 1997 елдан Татар дәүләт драма театры булдык.
-    Театрның иҗади куәте ни хәлдә?
- 26 актерыбыз бар, барысы да профессионаллар. Өстәвенә, 8 егет-кыз театр училещесын тәмамлап, безгә эшкә кайтты. Театрга килгән яшьләрдән 2-3 елга бер актер калып барса, бик әйбәт ул. Коллектив 20 ел формалашты – 20 елга 20 артист тупланды. Остазыбыз Марсель Сәлимҗанов та: "Бер курстан бер артист чыкса, бик шәп инде ул”, - дия торган иде. 
-    Түбән Кама театры башка театрлардан кайсы ягы белән аерылып тора дип уйлыйсыз?
-    Театрыбызның эчке энергетикасы бик яхшы, уңай. Атмосфера бик җылы, узара мөнәсәбәтләр матур. Бинабыз бүгенге шартлар өчен ярый, ләкин киләчәктә шәһәрнең йөзек кашы булырдай бинага өметләнәбез.
Аерылып тору дигәннән, татар театрлары бүген берсе дә бер-берсеннән аерылып тормый, дип уйлыйм. Яңа режиссерлар, яңа драматурглар кирәк бүген татар театрына. Түбән Кама театры исә поэтик формаларга йөз тотуы белән үз юлын тапты, дип саныйм. Әмма бүген югары рухлы поэтик әсәрләр белән генә яшәп булмый. Ничек кенә булмасын, мин милли рухтагы спектакльләр куярга тырышам.
-    Сезнеңчә милли рух нәрсә ул?
-    Халкыбызның үз эчендә яши торган рухи, күңел театры да бар бит: кичке уеннары, аулак өйләре, Сабан туйлары... Халыкның бу эчке театрын Кәрим Тинчуриннар бик нечкә тоемлап, үз әсәрләрендә бирә алган. Әлеге театр эчендәге театр формасын мин дә кулланырга тырышам, чөнки халык бик ярата аны. Без башкаларга иярергә тиеш түгел. Кая гына барсак та – Лондонгамы, Парижгамы – үз рухыбызны, милли сыйфатларыбызны күрсәтергә тиеш. Юкса безнең бериш режиссерлар Мәскәүдә укып кайта да, андагы тәнкыйтьчеләр уйлап чыгарган кысаларда эшли башлый.
-    Казан тамашачысына тәгъдим иткән спектакльләрегезнең һәммәсендә дә сез әйткән милли рух сизелә. 
-    Казанда 4 тамаша күрсәттек. "Алпамыш алпавыты” комедиясе (Т.Миңнуллин) – гармунлы, җырлы-биюле, татар авылының бөтен тормышын үзенә сыйдырган әсәр. Туфан аганың тагын бер әсәре "Яшьлек белән очрашу” дип аталган моңсу комедия. Теле тапкыр, җырлап торган тел. Гомумән, Туфан ага татарга нәрсә кирәген тоеп яза. Шуңа да аның драматургиясе яши дә.                         Язучы Нәбирә Гыйматдинованың "Бүре каны” әсәрен тетрәнеп укыган идем. Ләкин озак кына аны сәхнәгә куярлык форма таба алмый йөрдем. Шулай берчак язгы ташу вакытында балыктан кайтып киләм. Су уртасында бүленеп калган утрауда булды бу. Карыйм, бер җәнлек килә - әллә эт, әллә бүре. Узып китте, аера алмадым.  Мин эчтән генә бу җанварга сүз куштым – кем син, фәлән-төгән?.. Һәм шул минутта спектакльгә форма табылды: мин бүрене сөйләштерә алам, фикер әйттерә алам! Әсәрне куюы җиңел булмады, анда фәлсәфә күп. Марсель Салимҗановның бер сүзен гел истә тотам. "Хәлеңнән килмәсә, әсәргә тотынма”, - дия торган иде ул. "Җир уллары”на да (Һ.Такташ) шуны истә тотып алынган идем. Спектакль әзер булгач, аны Әлмәткә, Кама аръягы театрлары фестиваленә алып бардык. Спектакль 4 номинациядә 1нче урынны алды, күпләр өчен ачыш булды ул. Такташ – үлемсез шагыйрь, аны хәзер белеп, аңлап укучылар, кызганыч ки, зыялылар арасында да бик аз.
-    Рөстәм әфәнде, театрыгызда яшь режиссерлар үзләрен сынап карый алалармы?
- Әлбәттә, рәхим итсеннәр! Бу көннәрдә яшь режиссер Рамил Гәрәев бездә бер спектакль куярга җыена. Мин аңа халыкчанрак әсәр куярга киңәш иттем. Гомумән, репертуарны чит ил әсәрләре белән тутырырга җыенмыйбыз. Кеше куян куа, дип, ят әсәрләр, ят рухлы спектакльләр белән мавыгу планыбызда юк.
-    Театрның баш режиссерын бүген нәрсә борчый, нәрсә канәгатьләндерми?
-    Театрыбызның периферия театры булуы канәгатьләндерми. Безгә үзеннән-үзе өченче сортлы итеп карыйлар. Бу – театрның язмышы... Периферия театрында артистларның еш алышынып торуы борчый. Фәлән әсәрне куям, дип, планлаштырып йөрисең дә - күздә тотып йөргән артистың китә дә бара... Кызганыч ки, яшьләр үзәктән читтәге театрга килергә бигүк атлыгып тормый, башкалада калырга тырыша.
Аннары җәмгыятьнең тотырыклы булмавы борчый. Бүген уйлаган фикер иртәгә еш кына яраксызга әйләнә. Тинчурин театрында "Җилкәнсезләр”не (Т.Гыйззәт) куйган идем мин. Иҗат кешеләре, зыялылар бик яратып кабул итте. Бу спектакль минем җәмгыятькә мөнәсәбәтем иде. Батып бара торган кораб. Оркыя җыртык җилкән тегеп утыра... Символик спектакль – минем әйтер сүзем сәнгати югарылыкта яңгырады. Җилкәнне тегәләр-тегүен, ләкин аны күтәрер кеше юк, сүз сөйләүдән ары китмиләр. Кызганыч, спектакль тиз арада репертуардан төшеп калды.
Театр дөньясында иҗади бердәмлек юк. Режиссерлар арасында бер-берсенең уңышы өчен сөенү юк. Бүген барлык режиссерлар өчен куанып, янып, аралашып яшәүне бер Фәрит Бикчәнтәев бар. Бик зур йөк сөйри ул, шул ук вакытта башкалар иҗаты белән танышырга, премьераларыбызга килергә дә вакыт таба.
-    Тагын нинди әсәрләр куярга, сәхнәгә чыгарырга җыенасыз?
-    Анатолий Иванов дигән бер бик милли җанлы язучы бар. Урыс язучысы, Себер тумасы. Аның "Гөнаһлы җирдә тормыш бар” дигән повесте бар. Мин шул әсәр буенча сценарий яздым, "Гөнаһлы мөхәббәт өрәге” дип исемләдем. Бик мәгънәле әсәр. Анда милләт-фәлән аермасы юк. Язмышлар һәр милләт өчен уртак. Спектакльдә һәркем үзен таба алачак.
Дөресен әйткәндә, идеяләремне әйтеп бетерәсем килми. Чөнки еш кына планнарны сөйлисең дә, ике көннән диярлек ашыга-ашыга, Рөстәм куйганчы, дип, спектакль чыгаралар... Шунысы ачык: ясалма харизм белән шөгыльләнү рухымда юк. Үземне күрсәтер өчен генә спектакль куймаячакмын.
-    Кешеләрдә иң хөрмәт иткән сыйфатыгыз нинди?
-    Тугрылык. Кешеләр күзгә-күз карашып сөйләшә белсен, алдашмасын.

Эльмира Сираҗи "Мәдәни җомга” 27 ноябрь 2009 ел.