Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

Кеше кансызракмы, бүреме? 2010 ел.

Гәҗәп тә соң безнең кавем: берәр төрле уңышсызлыкка тарыдымы, сәбәбен, һичшиксез, икенче берәүдән күрә. Шуннан башлана инде: тегене каһәрләү, начарлыгын "фаш итү”, гавам алдында аннан каһкаһәле көлү. Эшләр хәтта бичараның гомеренә кизәнүгә дә барып җитәргә мөмкин. Аннан менә мондыйрак уй килә инде: без, үзләрен иң акыллы, иң камил дип йөрткән җан ияләре, кайвакыт иң ерткыч дип исәпләнгән җанварлардан да үздырабыз икән. Әллә соң эчебездә бүре яшиме? Әмма сәхнәдә бүре образын тудырган Фарил Вафиев хаклы: ул хайван кешеләрдән мең кат өстенрәк. Бүре беркайчан да кавемдәшләренә ташланмый, егылганны таламый, ата-анасын, ыру башлыгын хөрмәт итә.

 Гәҗәп тә соң безнең кавем: берәр төрле уңышсызлыкка тарыдымы, сәбәбен, һичшиксез, икенче берәүдән күрә. Шуннан башлана инде: тегене каһәрләү, начарлыгын "фаш итү”, гавам алдында аннан каһкаһәле көлү. Эшләр хәтта бичараның гомеренә кизәнүгә дә барып җитәргә мөмкин. Аннан менә мондыйрак уй килә инде: без, үзләрен иң акыллы, иң камил дип йөрткән җан ияләре, кайвакыт иң ерткыч дип исәпләнгән җанварлардан да үздырабыз икән. Әллә соң эчебездә бүре яшиме? Әмма сәхнәдә бүре образын тудырган Фарил Вафиев хаклы: ул хайван кешеләрдән мең кат өстенрәк. Бүре беркайчан да кавемдәшләренә ташланмый, егылганны таламый, ата-анасын, ыру башлыгын хөрмәт итә.
    Сүзебез Г.Камал театры сәхнәсендә куелган "Бүре каны” спектакле хакында. Аны Түбән Кама татар дәүләт драма театры Казан тамашачысына юбилей күчтәнәче буларак алып килгән иде. Дөрес, тамашачы аны "Нәүрүз” халыкара театрлар фестивале вакытында да карый алды. Алай гына да түгел, "Бүре каны” "Нәүрүз” фестивале мәртәбәле жюриеның югары бәясена лаек булган сирәкләрнең берсе иде. Нибары егерме яшен генә тутырган театрның зур уңышы бу. Ә уңышның сәбәбе нидә соң? Театр коллективы, бердәм булып, аның серен режиссерлары Рөстәм Галиевнең фанатларча эшләвендә күрә. Бүген ул режиссер гына түгел, театр директоры вазыйфаларын да башкара  һәм иҗат коллективы алдындагы бөтен кыенлыкларны җиңеп чыгасына ышана. Хәер, сүзне үзенә бирик әле:
-    Башка иҗат коллективлары кебек үк быелдан автономияле оешмага әйләндек. Без моңа әзер идек, дип әйтә алам. Чөнки шәһәр театры булганда үзебез эшләп ашарга өйрәндек. Бүген безнең машина саклау урыны, кафебыз бар. Шушы темпта эшләп торсак, кыенлыкларны җиңәрбез дип уйлыйм. Түбән Кама театры – бәхетле театр ул. Аны тамашачы беркайчан да үгисетмәде. Аллага шөкер, үз бинабыз бар, халык анда юлны белә. Читтә дә тамашачыбыз бар. Быелгы гастрольләр вакытында моңа тагын бер кат инандык. Менә шул тамашачыны сакларга, аларның күңелләрен җәлеп итә торган спектакльләр уйнарга кирәк безгә.
Һәм Тубән Кама драма театры андый спектакльләрне уйный да. Шуларның берничәсен атыйк әле: Мостай Кәримнең "Кыз урлау” комедиясе, "Ай тотылган төндә” трагедиясе, Аяз Гыйлаҗевнең "Яра” Һади Такташның "Җир уллары трагедиясе”, Туфан Миңнуллинның "Ак тәүбә, кара тәүбә”се, "Шулай булды шул”ы, Зөлфәт Хәкимнең "Зәхмәт”е һәм, әлбәттә, дөньякүләм танылган әсәрләр. Тамашачыны бүген әсир иткән спектакль исә Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча сәхнәләштерелгән. Режиссер әлеге әсәргә алынуын болай аңлата:
-    Нәбирәнең иҗаты үтә катлаулы, әмма халыкка бик якын. Татар әдәбиятыннан Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйлаҗев әсәрләрен алсагыз да, алар күңелгә бик якын, бик гади. Менә шул гадилектә дә инде хикмәт. Тормыш фәлсәфәсе, тормыш хакыйкатеннән алынган әсәрләр. Шуның белән үлемсез дә инде алар. Иҗатын хөрмәт иткән әдипләрем бармак белән генә санарлык. Шулар арасында, әлбәттә, Нәбирә Гыйматдинова. Аны халык ябырылып укый. Авылларда йөргәндә дә автор үзе килмәдеме, яңа китабы чыккан икән, алып кайтмадыңмы, дип сорап килүчеләр була. Ә инде повестьне драматургиягә күчергәндә дә әсәрнең фәлсәфәсе югалмады, киресенчә көчәйде генә дияргә була. 
Спектакльдә, чыннан да гадәти манзара: урманчы, усаллыгы белән дан 
казанган Аю Кәримнең бер-бер артлы туган кызларыннан соң көтеп алынган малае яшәү белән үлем арасында. Малайның гомер бизмәне яшәү ягына авыша һәм аны бөтен нәсел-ыруы өф-өф итеп кенә үстерә. Бу – унөч яшькә кадәр шулай. Аннан соң аны әтисе ауга алып бара. Малайның җебеклеген куу өчен яраткан этен атып үтерә, ятьмәгә эләккән ыру башлыгы бүрене атып, аның канын эчәргә мәҗбүр итә. Алга таба без кансыз Рамазан гамәлләрен генә күрәбез. Ул кайчандыр үзен кыерсыткан малайларны үтергәнче "яра”, апасына, әти-әнисенә дә кул күтәрергә чирканмый. Менә шул кеше абруйлы журналның редакторына әверелә. Рамазан күңелендә бер генә матур хис, ул да булса – ятимә кыз Гөлнараны ярату. Түрә кызын хатынлыкка алу, кәнәфи, хәттә марҗа Фая белән шаярышу да ул хисне утерә алмый. Рамазан хәттә авылга кайтып Гөлнара белән яңа тормыш башларга да хыяллана. Кансызлыгын үзе эчендәге бүре каныннан күрә. Әмма бүре, гаҗәп сез кешеләр, золымның сәбәбен үзегездән күрмисез, дигән аваз бирә. Рамазанның гомере фаҗигале тәмамлана. Аны кешеләр дә, бүреләр дә үз кавеменә алырга теләми. Былбыллар нәселеннән булган анасы тәрбия дилбегәсен үз кулына алса, ни булыр иде икән? Ә Рамазан шәһәргә китмәсә? Мондый сорауларга тамашачы үзе күңеленнән генә җавап эзләп утыргандыр.
Спектакльдә гаҗаеп үрелеш: театрга нигез салынган көннән үк уйный башлаган Ана – Гөлгенә Зәйнуллина, Аю Кәрим – Рәис Галиев, Бүре – Фарил Вафиев, Галия Әхәтовна – Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Фәхразиева белән бергә яшь буын: Рамазан – Рафил Зәйнуллин, Гөлнара – Альбина Төхвәтуллина, Гөләндәм – Физалия Гыйниятуллина һәм башкалар уйный. Аларның уены шундый табигый килеп чыга ки, нәкъ шул тормышның эченә үзең дә кереп китәсең, алар белән яши башлыйсың. Рамазан ролен башкарган Рафил Зәйнуллин театрда өченче ел гына эшли. Шулай булуга карамастан, тамашачының дикъкатен бер генә минутка югалтмыйча ролен башкарып чыкты. "Бу роль каныма шулкадәр үтте ки, берара төшләремә кереп йөдәтте”, - ди ул. Сер итеп кенә әйтик театрның шушы көннәрдә тагын бер матур бәйрәмне – Рафилнең туен үткәрәсе бар әле. 
Тамашаны карарга килгән мәдәният министры Зилә Вәлиева театрны оештыруга үз өлешен керткән һәр кешегә олы рәхмәтен җиткерде. Режиссер Рөстәм Галиевнең дә, коллектив эшен дә югары бәяләде ул. Ә юбилей уңаеннан коллективка иң кирәкле бүләк – "Нефаз” автобусы ачкычын алып килгән иде. Актерларның әлеге бүләккә никадәр сөенүен күргән министр бер мизгелгә хәттә аптырап калды. Бу көнне Гөлгенә Зәйнуллина, Рәис Галиев Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды. Шагыйрь Разил Вәлиев сүзләре белән әйтсәк, Түбән Кама татар дәүләт драма театры үз кыйбласы барлыгын тагын бер кат раслады.
Гөлинә Хисаметдинова, "Ватаным Татарстан”, 25 ноябрь, 2009 ел.