Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

Төш юраучы актер. 2010 ел.

Рәис Галиев – Түбән Кама татар дәүләт драма театрына нигез салучы өлкән буын артистларның берсе. Аны театрның алтын баганасы дисәң дә, һич арттыру булмастыр. Гәрчә, соңгы елларда иҗат иткән образлары күбрәк тискәре сыйфатларга ия булса да, ул үзе ифрат та мәхәббәтле, яхшы күңелле кеше.


Хәер, Татарстанның атказанган артисты Рәис Галиев иҗат иткән йөзләгән образлар арасында Булат ("Зәңгәр шәл”), Ахов ("Капкан саен калҗа булмый”), Исмәгыйль карт та ("Яра”) бар. Әлмәт татар дәүләт драма театрында иҗат юлын башлап җибәргәндә дә аңа җырлы роль ләрне ышанып тапшыралар.
Югыйсә, Чирмешән районының Иске Кади авылында туып-үскән малайның күңеленә артист булу уе кереп тә карамый. Хәтта ки мәктәп сәхнәсендә куелган спектакльләрдә дә катнашмый ул. Җырга-моңга хирыслыгына да илтифат итми. Авылда печән чапканда, яисә ат җигеп, урманга утынга барганда, йә булмаса, ат өстендә көтү көткәндә җырламый тагын нишлисең инде?! Ут уйнатып эшләп арыганнан соң тиешле хезмәт хакын алса, бер тыйнак кына кыз белән гаилә корып җибәрсә, дөньясы түгәрәкләнә инде аның. Әнә, шундый планнар корып, тыныч кына яшәп яткан көннәрнең берсендә Казан урамында Рәиснең күзенә бер афиша чалына. Театр училищесына чакыралар икән. Имтиханнар 6 июльдә башлана. Ә 6 июль – аның туган көне дә бит! Туган көндә кызык өчен барып карыйм әле, ди ул, алдын-артын уйлап тормыйча.
    Беренче имтиханда этюд күрсәтергә кушалар. Ул нәрсә соң, дип аптырый кызык эзләп килгән егет. Аңлатып бирәләр: урманда гөмбә җыеп йөрисең, каршыңа елан шуышып килеп чыга. Шул вакытта нәрсә кыланырсың икән?
    Ышандырырлык килеп чыга бит! Ә үзешчән сәнгатьтә шөгыльләнеп килгәннәрне театр училищесынада режиссерлар еш кына игә китерә алмый икән. "Бу минем өчен плюс булды”, - дип искә ала Рәис абый ул чакларны. Ә инде икенче имтиханда "Карурман”ны җырлап җибәргәч, имтихан алучы Празат Исәнбәт, Асия Галиевалар шаккатып: "Без сине укырга алабыз, керәсеңме?” – дип сорыйлар. Язмыш шаяруы, дими нәрсә дисең инде моны? Керә Рәис укырга, аны тәмамлап та чыга. Үзен Татар дәүләт филармониясенә эшкә дә чакырып торалар. Әмма яшь артист Әлмәт театрына юл тота, анда тиз арада фатирлы булу мөмкинлеге яңа гына гаилә корган егетне үзенә ныграк җәлеп иткән күрәсең. "Ул вакытта яшь, чибәр идем, - ди Рәис абый. – Баш рольләрне бер-бер артлы биреп кенә тордылар”.
Әмма һәрчак яңалыкка омтылган күңеле тынгылык бирмиме – Рәис Галиев, гаиләсен ияртеп китеп, берара Оренбург театрында да эшләп ала.
    Аннан соң Түбән Кама драма театрының хәзерге режиссеры һәм директоры Рөстәм Галиев Әлмәттә эшләп йөргән җиреннән Түбән Камада театр булдыру уе белән яна башлый. Фикердәшләре Рәис Галиев, Олег Фазылҗанов белән алар шулай итеп "Нефтехим” төтенен иснәргә китә. Әмма бу шәһәрдә театр оештырып җибәрү алай җиңел генә булмый. Берара алар "Нефтехим” берләшмәсендә "Җүләрләр театры” да ачып карый.
    Бәлки, Түбән Камада якташларының күп булуы да өмет уяткандыр, Рөстәм һәм Рәис Галиевләр (туганнар түгел) шушы шәһәрдә төпләнеп кала. Ә нәтиҗәсе күз алдында – бүген Түбән Кама татар дәүләт драма театры республикада иң алдынгы театрларның берсе санала.
    Рәис Галиевнең җәмәгате дә шушы театрда эшли. Без гәпләшеп утырган арада да Наилә ханымның театр эшләре белән тыз-быз килеп йөрүенә Рәис абый бик мәмнүн булып утырды.
    "Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына” дигән әйтем нәкъ менә Рәис Галиев кебек эчкерсез күңелле, ихлас кешеләр турындадыр. Аның гомер юлдашы белән танышуы да бик кызык килеп чыга. Аллаһы Тәгалә сөекле бәндәсен һич көтмәгән җирдән ризыкландыра шул.
- Минем әни өйдә берүзе калгач, аның янына фатирга укытучы кызларны кертәләр, дип сөйләде Рәис абый, яшьлек елларын искә төшереп. - Әни янына чираттагы кайтуымда баскыч төбендә бер матур кыз утыра. Күңелемә бер күрүдә ошады. Кичен Наилә белән бергә клубка чыктык. Серләребез килеште. Безнең күршедә Рәшидә исемле бер әби тора иде. Аны авылда Ак әби дип йөртәләр иде. Наилә әнигә фатирга кереп, бер төн кунгач, аннан Рәшидә абыстай, нинди төш күрдең, дип сораган. Наилә сөйләп биргән: "Ишегалды эче тулы бодай, капкадан да ташып чыккан”, - дигән.
    Рәшидә абыстай шундук юрап та куйган: ризыгың шушы йортта була, бәбкәм, дигән. Никахны озак сузмыйлар. Танышуларына ярты ел дигәндә, Рәис абый белән Наилә апа кавышып та куя. Хәзер берсеннән-берсе чибәр, буй җиткән ике кызлары бар. Наилә апа үзе дә театрда гомер буе техник хезмәткәр булып эшли.
    Рәис абыйның үзендә дә төш юрау сәләте бар. Ә төш юрый белү – пәйгамбәрлекнең кырыктан бер өлеше ул. Андый сәләтне Аллаһы Тәгалә бары саф күңелле кешеләргә генә бирә.
    "9-10 яшьлек чагым иде, - дип сүзен дәвам итте Рәис абый, - безнең күршедә Сафия исемле, нур чәчеп торган зәңгәр күзле бер әби гомер итә иде. Ул миңа үзенең баш яулыгын бирде дә, мендәр астына салып йокларга кушты. Сафия әбинең сырхаулап йөргән чагы иде. Бу аның күпме гомере калуын беләсе килеп, миңа төшлек салдыруы иде. Төшемдә, имеш, самовар гөрләп утыра. Өстәл тулы сый-нигъмәт. Карчыкның бу дөньяда ризыгы күплегенә ишарә иде ул – Сафия әби, чыннан да, 90га җитеп килгәндә вафат булды”.
Менә шулай, Рәис абый Галиев үзе бүген театрның аксакалы булып килә. Аның янында яшь артистлар бөтерелә. Нинди генә мәсьәләләр борчыса да, алар серләрен Рәис абыйларына сөйли, киңәш сорый, төш юрата...

Чулпан Фәрхетдинова, "Мәдәни җомга” газетасы, 10 сентябрь, 2010 ел.