Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

Сәфәр чыктык таң белән. 2010 ел.

Сәфәр чыктык таң белән.

Иртә таңнан ап-ак "НефАЗ” автобусы (20 еллык юбилее уңаеннан һәм сәнгатьтә ирешкән уңышлары өчен безнең театрга бүләк) Болгар ягына кузгалды. Артистлар юл йөрергә күнеккән халык: җыр, уен-көлке белән 4-5 сәгать сизелми дә үтте.
    Идел буе Болгар дәүләте. Үз чоры өчен, Ауропада иң алга киткән дәүләтләрнең берсе. Бабаларыбыз ислам динен кабул иткән җир. Болгар иленең сәнгате һәм промышленносте хакында чит илләрдән килгән сәяхәтчеләр сокланып язганнар. Горур чак, дәүләтле чак... Хәер, бу турыда озак сөйләүнең кирәге юктыр, үз тарихына битараф булмаган кеше боларны белә булыр.
    Килеп җиттек. Хатын-кызлар яулык ябынып (сөбханалла, тагын да чибәрләнеп киттеләр!), ир-атлар түбәтәйләрен киеп, капкадан узабыз.
    Тупаслана барган күңелнең нечкәреп китүе булдымы, бүтән сәбәп беләнме, миңа монда күкләр дә биегрәк, офыклар да киңрәк, сулыш алуы да иркенәеп киткәндәй тоелды. Үзем юлдашларымны күзәтәм: үзгәрделәр болар, уен-көлке белән төртмәле-чәнечкеле сөйләшергә гадәтләнгән артист халкы үтә дә җитдиләнеп калды.
    Болгар чоры экспонатлары чиркәүдә тупланган икән. Янәшәдә генә мәчет төзелеп килә. Экспонатлар шунда күчәр дигән өмет бар.
    Тарихның телсез шаһиты булып, безнең көннәргә кадәр сакланган корылма-хәрабәләрне тирән бер дулкынлану, горурлык, әрнү – тагын ниндидер, әле үзебез дә аңлап җиткермәгән уй-хисләр чолганышында озак карап йөргәннән соң, гид ханымга рәхмәтләр әйтеп, юлга кузгалдык. Юлыбыз – Биләргә.
     Биләр. Изгеләр чишмәсе. Хуҗалар тавы. Гаҗәеп матур урыннар.
    Монда безнең өчен Нурлаттан үк алып килеп сарык суелган, табын корылган икән. Мәҗлесебез Илдус хәзрәтнең изге дога сүзләре белән башланды.
    Ул ризыкның тәме! Котлаулар, матур теләкләр, тапкыр сүз белән аралашып барган мәҗлеснең күңелләргә хуш килүе! Режиссерның туганнары да җыелган ул табынның табигыйлыгы, күркәмлеге!
    Изгеләр чишмәсеннән су эчкәндә теләк теләргә кирәк. Тели белеп теләсәң, чынга аша, ди. Сизеп торам: артистлар дөньяларының имин; гаилә һәм бала-чагасының сау-сәламәт булуын, театрның киләчәктә дә яшәвен, матур-матур спектакльләр куюлуын телиләр.
    Хуҗалар тавына менү өчен, дөресен әйткәндә, физик әзерлек таләп ителә. Әллә 500ләп баскыч бар, диделәр. Мендек, санап тормадык.
    Сөйгән егетләре яу кырында шәһит киткәч, 40 кыз кулларына корал ала... Дәһшәтле көч була ул. Башларын салсалар салалар, әмма дошманны үткәрмиләр. Каберләре – Хуҗалар тавында. Ә күз яшьләре чишмә булып бәреп чыккан. Менә шундый риваять.
Изгеләр чишмәсеннән сулар алып, кайтыр юлга кузгалдык. Артык сөйләшү юк. Һәркем үзалдына уйланып кайта, алган кичерешләрен тәртипкә китерә. Җаннарның сафланып, күңелләрнең яктырып киткән мәле бу.
Шәһәребездәге татар дәүләт драма театры баш режиссеры Рөстәм Вәлиәхмәт улы Галиевнең туган көне әнә шулай башланды. Ноябрь аенда ул, сәхнәләштергән премьера-спектакльләр белән республика масштабында дәвам итәчәк. Рөстәм Галиевкә - 50 яшь! Илле яшендә ир-ат – кынысыннан алган кылыч. Рөстәм Галиевнең дә яңа иҗат планнары белән янып йөргән чагы. Хыяллары зурдан. Аларны тормышка ашыру өчен, эшләргә дә, эшләргә кирәк.
Әле баштарак, Болгарга барабыз, дигән хәбәрне ишеткәч, берара аңышмыйча тордым. Театрның бер дигән кафесы бар ич. Юл йөрү, ерак җирдә казан асып кунак сыйлау – үзе үк олы мәшәкать. Соңрак төшендем: күңеле изгелектә бу 50 яшен тутырган ир-егетнең. Шуңа күрә күңел дигәнең татар кешесе өчен изге җирләргә - Болгарга, Биләргә тарткан да. Икенче сәбәбе дә бар: күңелләренә ныклык, рухларына көч алып кайттылар артистлар бу сәяхәттән. Шунсыз булмый. Беркемгә дә сер түгел, хәзерге заманда театрларга яшәргә авыр. Илдә кризис җиле исеп китсә, сәнгатькә китереп суга. Ә яшәргә һәм иҗат итәргә кирәк. Шагыйрь дә бит әнә: "Сәнгате чыкмаса юкка, үлем юк ул халыкка”, – дип яза. Хак сүзләр.
Зәбир Гыймаев, "Туган як” газетасы, 10 сентябрь, 2010 ел.