Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
logo
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический театр
имени Туфана Миннуллина
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9

Пресса

Иҗат утында янып-көеп. 2010 ел.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Түбән Кама татар дәүләт драма театрына нигез салучыларның берсе, аның алыштыргысыз җитәкчесе, баш режиссеры Рөстәм Галиевкә - 50 яшь!

Рөстәм дә иллегә җиткән икән бит инде. Кайсы Рөстәм дисезме? Туксанынчы елда Түбән Камага "Ак тәүбә, кара тәүбә”се белән килеп кереп, тамашачының һушын алган режиссер Рөстәм Галиевне әйтүем. Ул чагындагы "Лето” кафесының кош оясы кадәрле чардагында яшь режиссерның шәһәрдә яңа оешып килә торган профессиональ татар театрында иң беренче сәхнәләштергән ул комедиясен беренчеләрдән булып карау бәхете безнең "Туган як” коллективына да насыйп булган иде.
Беренче күрүдә күңелгә ваемсыз тиле яшьлекнең үзе булып кереп калган комедия шуннан соң унтугыз ел буе уйналды инде, әмма һәр яңа сезон ачылган саен аны беренче күргәндәгедәй әсәренеп карау гадәте генә элеккечә калды.
Исәпли китсәң, шактый вакыт узган икән инде. Шул еллар эчендә режиссер Рөстәм тамашачыны шаккатырудан һич кенә дә туктамады. "Адашкан чәчәкләр” психологик трагедиясе, "Ай булмаса, йолдыз бар”ы, "Ай тотылган төндә”се яшәешнең үзе шикелле үк мәңгелек булган сөю-сагыш, аерылышу-газап хисләрен тамашачы күңелендә яңартты. Әсәрләрдәге геройлар белән бергә уйландырды, сызландырды. Рәхәтләнеп, тәмләп карый торган "Яшьлек белән очрашу” һәм "Шулай булды шул” комедияләрен сәнгати эшләнеше ягыннан театр белгечләре дә югары бәяләгән, дип беләм. Ә инде "Җир уллары трагедиясе”, "Соңгы төн”, "Яра” һәм "Бүре каны” әсәрләре режиссерга театр сәнгатендә танылу китерделәр. Башкаларына тукталып тормыйм, бары тик берсенең – "Җир уллары трагедиясе”нең 2003 елда, "Кама аръягы театрлары” фестивалендә берьюлы дүрт номинациядә җиңү яулаганын, ә режиссер Рөстәм Галиевкә "Иҗади кыюлык һәм сәнгать дөньясында ирешкән казанышлары өчен” Д.Сираҗиев исемендәге премия бирелгәнен генә әйтәм.
Рөстәм Галиевнең һөнәрләренә тукталсаң, аны режиссер, артист, киноартист дип әйтергә булыр иде. Чөнки ул үзе уйнаган һәр рольдә, геройның үзе булып яши. М.Хәсәновның "Язгы аҗаган” романы буенча төшерелгән телесериалны, җан газапларында янучы Газине хәтерлисезме? Аны уйнаучы Рөстәм Галиев белән герой арасында бернинди дә аерма калмады, гүя артист юкка чыкты да, телевизор караучылар алдында үзенең үкенечле, катлаулы язмышы белән Гази генә торып калды. Рөстәм тамашачының "әй, ник елап утырырга, артистның сәхнәдәге уены гына ич”, дигән фикерен оныттырыр дәрәҗәдәге осталыкка ия. А.Гыйлаҗевнең "Җомга көн кич белән” повесте буенча режиссер Ю.Фетинг төшергән "Бибинур” нәфис фильмында Габдуллаҗанны уйнаганын ишеткән идем инде. Кызганыч, Казанда быел уздырылган "Алтын мөнбәр” фестивалендә күрсәтелгән ул фильмны карый алган юк әле. Ни өчендер, Рөстәм үзе дә ул хакта сөйләүне соңракка калдыра килә.
Әлбәттә, чын иҗатчы танылсын, сәнгать дөньясында мәртәбәгә ирешсен өчен, хаксызга рәнҗетелергә дә, кыйналырга да һәм үзенең югары талант иясе икәненә инанган хәлдә, шуны башкаларга гына түгел, ә үз-үзенә үк расларга омтылырга да тиештер. Рөстәмгә бу сыйфатларның берсе дә ят түгел. Түбән Камага килеп, Анатолий Богатырев (мәрхүм) белән татар театры оештырып җибәргән яшь режиссерга бу шәһәрдә бер дә җиңел булмады. Тугры сүзле, кыю режиссерның татар театры киләчәген заманча күзаллавы, аның иҗади югарылыгы, күрәсең, барысын да үзләренчә хәл итәргә күнеккән җаваплы кешеләргә ошап та бетмәгәндер. Шуңа да Рөстәм берникадәр вакыт театрыннан аерылып, канаты каерылган кош хәлендә дә йөрде... Әмма күңелем сынар хәлгә җитте дип, иҗаттан читләшсә, ул Рөстәм булыр идеме икән? Тотты да заманына сарказм белән карый торган "Җүләрләр” театры оештырып җибәрде, ул да түгел, беркемгә дә кирәге калмаган "Җидегән чишмә”гә алынып, җиде ел буе шуны өстерәде.
Әмма ак яклары күбрәк булмаса, ул тормышның ни мәгънәсе булыр иде икән?! Рөстәм дә театрына кайтып, тамашачыны, театр дөньясын тетрәндергән "Җир уллары трагедиясе”н, "Соңгы төн” һ.б. әсәрләрен сәхнәләштерде. Әлбәттә, Рөстәмчә үзенчәлекле итеп һәм белгечләр әйтүенчә, татар сәхнәсендә яңа алым булган шигъри театр формасында!
Түбән Кама театры тамашасын, аның артистларын шул елларда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев үзе алкышлады, аларга хөкүмәт бүләкләре тапшырды.
Режиссер Рөстәм талантының сере нәрсәдә икән дип, уйланган чаклар аз булмый. Гадәттә, театрның яңа спектаклен карагач, башта шундый уй бөтерелә. Бәлки Нурлат районындагы туган авылы Киекле, үзе җәйләрен шалаш корып, учак ягып, ялгызы гына табигать белән күзгә-күз калып ята торган елга-күл буйлары аның иҗатына илһам бирәдер?.. Алсуланып таң атып килгән бер чакта, кармагыңа балык капканны көтеп, тын күл тирәнлегенә текәлеп, үз-үзең белән сөйләшеп утырудан да рәхәтрәк, табигать уянуын тоюдан да илаһирак мизгелләр була аламы соң?! Аның "Көзләр моңы”, "Җитешмәгән” Бүрәй” ("Туган як”, 2009 ел) кебек бер укуда күңелне сагыш белән өртә торган хикәяләре дә нәкъ шундый мизгелләрдә иҗат ителгәндер.
Хәер, нигә дип гоманлап утырабыз соң әле, бер очратканда, сиңа Ходай ни өчен талантны өеп биргән икән дип, Рөстәмнең үзеннән сорыйсы булыр.
Аны юбилее белән котлардан элек, үзегезгә генә сер итеп әйтим әле, Рөстәм Галиев бу сезонда М.Фәйзинең "Галиябану” драмасын сәхнәләштерә икән. Кыскасы, Рөстәмчә "Галиябану”ны карарга әзерләнеп торыйк. Калган премьералары турында, хәтта, сер итеп кенә дә әйтми торам, "Туган як”ны укып барсагыз, вакыты җиткәч, белерсез. Ә режиссер, артист Рөстәм Галиевкә бәхет, сәламәтлек, иҗади газаплар, театр сәнгатендә үз юлын ярып баруын, классик әсәрләргә дә заманча сулыш өреп, аларның сәхнә гомерен озайтуын һәм киләчәктә дә үзе булып калуын телик.
Ф.Моратова, "Туган як” газетасы, 27 август, 2010 ел.