Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Калдырма, әни!

Калдырма, әни!

Драма, 1 бүлектә

Спектакль турында

    Автор - Айгиз Баймөхәмәтов. Ангиза Ишбулдина инсценировкасы.

    Җир йөзендә беркемгә дә кирәгең булмау бик авыр, япа-ялгызлык җанны сызлата.

    Спектакль балалар йортында гомер кичерүче үксез һәм әти-әниле ятимнәр турында. Сыеныр урыны - туган йорты булмаган балаларның хәсрәте, көенеч-сагышлары турында. Характер я ныгый, я сына торган кырыс шартлар турында...

    Спектакльнең премьерасы 2019 нчы елның 28 нче декабрендә булды

    Спектакль “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” федераль партия проекты ярдәмендә куелды