Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде...

Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде...

Драма, 2 бүлектә

Спектакль турында

     Автор - Борис Васильев. Илтөзәр Мөхәммәтгалиев инсценировкасы.

    Спектакль җир йөзендә тынычлык булсын өчен үзенең тормышын, бәхетен, мәхәббәтен аямыйча көрәшүче бөек хатын-кызлар язмышына багышлана.

    Ярату, өмет һәм киләчәккә ышаныч турындагы тарихның төп каһарманнары зенитчы кызлар. Һәрберсенең үз тарихы, үз холкы. Алар яшь, күңелчәк, дәртле, шаян, шук. Җырлыйлар, шигырь укыйлар, мәхәббәт турында хыялланалар, могҗиза көтәләр. Язмышларына сугыш туры килгәч, әрнү, нәфрәт, өмет өзелү, газап белән очрашалар. Алар җиңәчәкләренә ышаналар. Тик сугышның үз кануннары...

     Спектакльнең премьерасы 2018нче елның 28 нче декабрендә булды

     Спектакль "Бердәм Россия" партиясенең “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” федераль проекты ярдәмендә куелды. 

     Спектакль ХI "Һөнәр" Бөтенроссия яшь режиссура фестивалендә катнашты (Казан, 2019 ел).