Әлдермештән Әлмәндәр
Спектакль турында
Автор — Туфан Миңнуллин
"Күп йөргән, күпне күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган, ләкин күңел көрлеген югалтмаган авылым картларына багышлыйм."
Туфан Миңнуллин
Халкыбызның бөек уллары Туфан Миңнуллин, Марсель Сәлимҗанов, Шәүкәт Биктемировларның якты истәлегенә багышлыйбыз.
Әлдермештә авылның күрке, яме булып гаҗәеп бер карт яши. Карт дисәң, хәтере калыр – җир җимертеп дөнья көтә әле ул, киләчәккә дә планнары зурдан. Сөйкемле сөякле Әлмәндәрне якыннары, авылның барча халкы ярата, хөрмәтли. Шулай гөрләп яшәп ятканда аның янына Әҗәл килеп төшә...
Спектакльнең премьерасы 2018нче елның 19 нчы ноябрендә булды.
Спектакль "Бердәм Россия" партиясенең “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” федераль проекты ярдәмендә куелды.
Спектакль Милли театрларның "Буа: диалог киңлегендә" III халыкара фестивалендә катнашты (Буа, 2019 ел, «Югары сәнгати дәрәҗәдә башкарган өчен» диплом).
