Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Һау-һау-һау

Һау-һау-һау

(Туфан Миңнуллинның балалар өчен язылган пьесалары буенча) әкият 1 бүлектә

Спектакль турында

   Автор - Туфан Миңнуллин

   Авыл эте Акбай бәрән, бозау, бәтиләрне укырга, физзарядка ясарга өйрәтә. Урмандагы бүреләр белән дә дус яши. Хәйләкәр песи Тәмлетамакның моңа бик каты эче поша. Бу дуслыкны юкка чыгарырга тырышып, бүрегә сарык бәрәнен дә илтеп карый. Бүре аны ашар да дуслык бетәр, дип уйлый. Төзегән планы җимерелгәч, астыртын песи явыз, көчле этбүреләрдән ярдәм сорарга була. Чөнки алар этләрне дә, бүреләрне дә күрәлмиләр, урманга хуҗа булмакчылар...

   Дөньяда явызлар явызлык кылганда ваемсыз, аерым булырга ярамый. Бердәм, дус булганнар гына җиңә ала – әкиятебез шул турыда.

   Спектакльнең премьерасы 2018 нче елның 17 нче сентябреньдә булды

    Спектакль "Бердәм Россия" партиясенең “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” федераль проекты ярдәмендә куелды.