Карурман аша
Чын әкият 1 бүлектә
Спектакль турында
Автор - Рөстәм Галиев.
Спектакль Габдулла Тукай биографиясенә нигезләнеп эшләнгән.
Кара көчләр Шагыйрьдән, тугач та, котылмакчы булалар. Аны юк итәр өчен нинди генә мәкерле планнар кормыйлар. Бар явызлыкларын кулланып, ничек тә халыктан ераграк тотмакчы, сындырмакче булалар. Гомерен дә булдыралган кадәр кыскарталар - 27 ел белән чиклиләр.
Бу чын әкият туган телнең матурлыгы, халыкка хезмәт итүдә үз-үзеңне корбан итү, яшәешнең төп мәгънәсе турында.
Спектакльнең премьерасы 2017нче елның 28нче декабрендә булды.
Спектакль "Бердәм Россия" партиясенең “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” федераль проекты ярдәмендә куелды.
