Сихерче
Спектакль турында
Автор - Нәбирә Гыйматдинова. Рүзәл Мөхәммәтшин инсценировкасы.
Мәҗүсилек чорында кешеләр, изге күреп, табигатькә: агач-куакларга, суга, җир-ташка табынганнар. Шул табыну, кадерләү табигатьне саклап тоткан, җир-сулар пычранмаган, чәчәк-гөлләр тапталмаган. Елга-күл суларын эчү гадәти хәл булган. Утка, суга, җиргә төкерү гөнаһ саналган.
Табигатьтән ераклаша башлагач, белекчеләрне сихерче, дип, гаеплиләр. Җәмгыятькә шулай кирәк була, шулай җайлырак.
Бүгенге көндә үзләрен Җир “хуҗалары” дип атаучы кешеләр аягы астында тапталган табигать фаҗигаи хәлдә: гөрләп үсеп утырган урманнар киселә, ваемсызлык аркасында дөрләп яна, чишмәләр томалана, елга-күлләр пычрана. Адәм аягы баскан һәрбер урын шакшы чүплеккә әверелә. Үзенә ризык биргән, өстендә яшәткән Җиргә төкерү кеше өчен гадәти хәл. Бары тик кеше генә үзе утырган ботакка үзе чаба ала. Һәлакәт алдында торганын аңлый алырлык хәлдә микән ул?
Халкыбызның мәшһүр рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның якты истәлегенә багышлыйбыз.
Спектакльнең премьерасы 2017нче елның 27нче декабрендә булды.
Спектакль “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” федераль партия проекты ярдәмендә куелды.
