Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Бирнәсез кыз

Бирнәсез кыз

Драма, 1 бүлектә

Спектакль турында

 Автор  -  Александр Островский.

   Байлык күп, тик “бирнәбез”: иман, вөҗдан, намусыбыз юк, ир-атларда да, хатын-кызларда да. Замана байлары, хуҗалар, хакимнәр, бизнесменнар завод-фабрикалар тоталар, хатын-кыз язмышы белән уйныйлар, яшь кызларны алдыйлар, пычракка буяп чыгарып ыргыталар. Сынган агач беркемгә дә кирәкми. Җәмгыятьтәге таркаулык, аерылышулар, эчкечеләр, хәерчелек, ялкаулык борчый. Без – бирнәсезләр. Булырмы ул бирнә берәр вакыт, юкмы, яшәү алга таба бирнәсез генә дәвам итәрме? Менә шундый сораулар!

   Спектакльнең премьерасы 2017нче елның 21нче декабрендә булды.

   Спектакль “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” федераль партия проекты ярдәмендә куелды.