Үги кыз
Балалар өчен әкият, 1 бүлектә
Спектакль турында
Абдулла Әхмәтнең балалар өчен язылган иң уңышлы әсәрләренең берсе. Ул аңлаешлы, гади, җиңел һәм образлы тел белән язылган. Язучы шушы пьеса аша балаларны намуслы, хезмәт сөючән, булдыклы һәм һөнәрле булырга, һәр эшкә җаваплы карарга өйрәтә.
Спектакльне карап балалар хезмәт иткәнне хөрмәт көтүенә, эше барның гына ашы барлыгына төшенәләр.
Спектакльнең премьерасы 2016 елның 6 июнендә булды.
