Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Яшьлек белән очрашу

Яшьлек белән очрашу

Моңсу комедия, 2 бүлектә

Спектакль турында

Автор -  Туфан Миңнуллин

Гомер үткән саен һәрберебез яшьлегенә, балачагына, туган җиренә ныграк тартыла.. Кеше күңелендә яшьлектә булган хатирәләр кабат-кабат яңарып тора.. Матурлык, мәхәббәт, сагыну хисләре адәм баласының күңелендә гүзәл бер моң булып яши.Ә кайберәүләргә истәлекле мизгелләр гомер буена да тынгы бирмәскә мөмкин.

   Пьесаның төп герое Гыйлфан, янында аның өчен янып-көеп, аны өзелеп яратып һәм хөрмәт итеп яшәүче хатыны булуга да карамастан, гомере буена ерак яшьлегендә калган беренче мәхәббәтен төшләрендә күреп, сагынып, саташып, гомер иткән хатынын җәфалап яши.

   Һәм, ниһаять, илле яшь тулган көннәрендә идеаллаштырылган илаһи беренче мәхәббәте белән өзелеп көтелгән очрашу бәхетенә ирешә...

    Спектакльнең премьерасы 1991 нче елда булды.