Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Үзем белән үзем

Үзем белән үзем

Моноспектакль, 1 бүлектә

Спектакль турында

   Автор - Омар Хайям

   Бөек фикер иясе Омар Хайямның йөз дүртюллыгыннан җыелган "Үзем белән узем» моноспектакле рус, инглиз һәм таҗик телләрендә аралашып бара. Ләкин алар билгеле бер эзлеклелек белән, драматургия законы кысаларында төзелгән, ягъни, без башта Хайямның яшьлеген, аның тормыш-көнкүрешне ничек кабул итүен, яшәешне күзәтүен күрәбез. Әмма кеше табигатенең катлаулылыгы, аның түбәнлек һәм әшәкелеккә омтылучанлыгы шагыйрьнең тормышны кабул итүен үзгәртә.  Шагыйрь кеше тормышы һәм аның табигатенең каршылыклы булуына протест белдерә.  Бу фикерләр сәхнәдә тормышны, яшәешне фәлсәфи яктан кабул итү, аның матурлыгы, төрлелеге турында булган ун бүлектә яңгырый. Спектакльнең уңышы  Хайямның дүртюллыкларының мәгънәлелегендә генә түгел, яшь таҗик артисты Аслан Кәримовның үзе белән үзе сөйләшү рәвешендә күрсәтелгән чын күңелдән уйнавында да. 

   Шулай итеп, моноспектакльдә без Хайямнең күпкырлы тормышын күрү белән бергә, аның яшәеш һәм кешелекнең үзе кебек үк мәңгелек фәлсәфи карашларына да төшенәбез.