Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Шаян песи

Шаян песи

Курчак спектакле

Спектакль турында

Автор - Л.Кожевников    

«Шаян песи» әкияте балалар өчен әзерләнгән спектакль.

    Гыйбрәтле, ләкин бик күңелле әкият. Дуслык, хыянәт, мәкер, эчкерсезлек, шатлык, өмет өзелү кебек төп әхлаклылык сыйфатлары турында балаларга аңлаешлы итеп аңлатыла.

   Персонажларда балалар үзләрен һәм дусларын таныйлар: тугры Эт, хәйләкәр Песи, алдакчырак Төлке гамәлләреннән яхшыны яманнан аерырга өйрәнәләр.

   Вакыйгаларның кызу әйләнеш алуы, күңелле мәзәк, баш геройларның кызыктыргыч маҗаралары - болар барысы да балаларга ошый, кәефләрен күтәрә, шуның белән бергә үзләре һәм кылган гамәлләре турында уйланырга мәҗбүр итә.

   Спектакль кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен кызыклы.

   Спектакльнең премьерасы  — 2006 елның 23 ноябрдә булды.