Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Хәерле юл!

Хәерле юл!

Драма, 2 бүлектә

Спектакль турында

  Автор — Илгиз Зәйниев

     Илгиз Зәйниевның бу әсәре хәзерге заман яшьләренең проблемаларын чагылдыра — эчкечелек, ялгыш юлга басу, матурлыкны, изгелекне күрмәү, кеше намусын таптау.

   Әмма һәрбер кешенең үзгәрергә мөмкинлеге бар. Һәркем дөрес  юл сайлап, яхшы гамәлләр кылып, Ходай Тәгалә юлының рәхәтлеген татып карау бәхетенә ирешә ала. Яхшы юлга басу беркайчан да соң түгел.

   Нияз хәзрәт авылдагы яшьләрне ялгыш адымнардан сакланырга, дөрес юлдан барырга өнди, ләкин бу гөнаһлы дөньяда ул теләгәнчә генә була алырмы? 

   Спектакльнең премьерасы 2013 нче елның  26  сентябрендә булды.

 Спектакль “Һөнәр” V Халыкара яшь татар режиссурасы фестивалендә катнашты. Режиссеры

А. Гаффаров диплом белән бүләкләнде. Казан, 2013 ел.