Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Гөргөри кызын бирә

Гөргөри кызын бирә

Музыкаль комедия, 2 бүлектә

Спектакль турында

   Автор - Туфан Миңнуллин

       Туфан Миңнуллин бу пьесасын 1990–1991 елларда Түбән Кама театры өчен махсус иҗат итә.

   Драматургны борчыган мәсьәлә — халыкның йолалары онытылу, яшьләрнең гореф-гадәтләрне санга сукмавы. Ә бит йолалар, гореф-гадәтләр халыкның асылы, җаны, якты йөзе ул. Алар җуелса, халык та бетмәсме?

   Олы кызларының әтисез бала үстерүләренә эче пошып, Гөргөри дәдәйнең кече кызы Үринәне бөтен шартын китереп, керәшен халкының йолалары буенча, беренче һәм соңгы тапкыр кияүгә бирәсе килә. Кәттә кыз Үринәнең кулына дәгъва итүчеләр өчәү. Кызга кияү булыр өчен бу асыл егетләргә Гөргөри ызбасына яучы җибәрергә, көрәштә җиңеп чыгарга, бик матур итеп җырлый белергә кирәк.

   Керәшен татарларының тормышыннан алынган бу этнографик музыкаль комедия күңелле җырлар, дәртле биюләр белән бизәлгән.

     Спектакльнең премьерасы 2013 нче елның  11 декабрендә булды.