СИН МИНЕ КҮРӘСЕҢМЕ?
Музыкаль комедия, 1 бүлектә
Спектакль турында
Автор — Туфан Миңнуллин
Беренче карашка гади генә күренсә дә, Туфан Миңнуллинның бу комедиясе – көндәлек тормыш проблемаларын чагылдырган фәлсәфи әсәр.
Вакыйга табигать кочагында бара. Бер оешма кешеләре, бергәләп, елга буена ял итәргә чыгалар. Озак вакытлар бергә эшләсәләр дә, бер-берсе белән бары тик хезмәт вазифалары буенча гына аралашкан хезмәттәшләр шул ял көнендә бөтөнләй башка яктан ачылалар. Ни дисәң дә, тирәнгә яшеренгән эчке матурлыкны күрер өчен күңел күзе кирәк шул.
Әсәр геройлары шул кыска вакытлы ялда бер-берсенә гашыйк булалар, үзләренә тиң пар табалар.
Спектакльнең премьерасы 2009 нчы елның 25 мартында булды.
