Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Яра

Яра

Драма, 2 бүлектә

Спектакль турында

  Автор — Аяз Гыйләҗев. Мансур Гыйләҗев инсценировкасы.

    Сугыш танымаслык хәлгә китереп өрәккә әйләндергән, ә шулай да исән калып туган җиренә әйләнеп кайта алган солдатны әти-әнисенең танымавы – сугышның иң олы фаҗигасе ул. Мәңге көтәрмен, дип вәгъдәләр биреп калган сөйгән яры да, өмете киселеп, башкага киткән. Ярый әле җир йөзендә бернинди дә сынауларга бирешми торган олы мәхәббәт яши. Ул тән җәрәхәтләрен дә, күңел яраларын да төзәтер.

    Спектакльнең премьерасы – 2005 нче елның 15 мартында булды.

    Милли классик драматургиянең Кәрим Тинчурин исемендәге VI республика театр фестивалендә катнашып, фестивальнең иң яхшы спектакле дип табылды. (Казан, 2012 нче ел). 

     "Хәрби-патриотик темага иң яхшы спектакль” республика конкурсында җиңүче булды һәм Гран-при алды. (Казан, 2012 нче ел).

     2025 нче елда драма «Россиянең театр куелышларының алтын фонды» конкурсы шорт-битенә керде.