Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Шомбай маҗаралары

Шомбай маҗаралары

Балалар өчен әкият, 1 бүлектә

Спектакль турында

  Автор — Разил Вәлиев

    Шат күңелле, тапкыр, акыллы Шомбай серле көчкә ия –  төрле кыяфәтләргә керә ала. Шул сыйфаты аркасында ул Шүрәле белән Су анасын бар дөньяның бердәнбер хуҗасы булырга теләгән явыз һәм комсыз Убыр патшадан коткара. Шүрәлегә балтасын, Су анасына алтын тарагын кайтарып бирә. Шомбай ярдәме белән табигать терелә, урман-кырлар яшәрә, диңгез-күлләр суга туя.

   Әкият геройлары ярдәме белән бала явызлыкның, начар уй-шөгыльләрнең яхшыга илтмәвен аңлый. Табигатьнең аның да ярдәменә мохтаҗ икәнлегенә төшенә.

     Спектакльнең премьерасы  2013 нче елның  22  декабрендә булды.