Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Гөнаһлы мәхәббәт өрәге

Гөнаһлы мәхәббәт өрәге

Драма, 2 бүлектә

Спектакль турында

   Автор — Анатолий Иванов. Рөстәм Галиев һәм Зәбир Гыймаев инсценировкасы.

  Спектакль мәшһүр рус язучысы Анатолий Ивановның “Гөнаһлы җирдә тормыш” әсәре буенча сәхнәләштерелгән.

  Спектакльнең сюжетында — өч язмыш. Ике яшь кеше Павел да, Денис та Марияне яраталар. Һәркем мәхәббәтне үзенчә яулый. Һәркайсының бәхетле булырга хакы бар. Икесе әхлак кануннарын таптап узып, бәхетле булырга тели. Аларның язмышлары ничек булып бетәр? Яшьлектә кылган гөнаһлары аларны гомер буе эзәрлекләмәсме?

  Спектакльнең үзәгендә — әхлак. Бу – чын күңелдән сөйләшү. Әңгәмә бераз кырысрак булып тоелырга мөмкин. Әмма бу чын күңелдән сөйләшү.

   Спектакльнең премьерасы 2011 нче елның 10  апрелендә булды.

   Спектакль Төрки халыкларның X «Нәүрүз» халыкара театр фестивалендә катнашты. (Казан, 2011 ел).