Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Алпамыш алпавыты

Алпамыш алпавыты

Комедия, 2 бүлектә

Спектакль турында

   Автор — Туфан Миңнуллин

   Вакыйга бер урамлы, бер өйле Алпамыш авылында бара. Шул авылда гаиләсе белән Иртуган Иштуганов яшәп ята. Гаилә зур – җиде бала, сөекле хатын. Болай күңелле яшиләр: үз күңелләрен үзләре күреп концертын да куялар, дөнья хәлләренә дә битараф түгелләр: утырып министрга хат язалар, җиң сызганып эшли беләләр. Телгә җор, кирәк булса кистереп турысын әйтәләр. Хыяллана һәм ярата беләләр. Андый кешеләрне кендекләре җиргә береккән, диләр.

  Тик менә авылда бер генә йорт калган шул. Авылны үстерү өчен бердәнбер юл бар: малайны өйләндерергә, нәселне ишәйтергә! Кыз Алпамышка киләм дип атлыгып тормый. Нишләргә? Урларга кирәк үзен! Кыз урлау каз урлау түгел шул… Алга таба вакыйгалар ничек куерыр, анысын комедиябезне карагач белерсез.

  Спектакльнең премьерасы  2009 нчы елның 28 нче октябрендә булды.