Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Нәзер

Нәзер

Трагикомедия, 2 бүлектә

Спектакль турында

   Автор — Туфан Миңнуллин

    Халыкта шундый сүз бар: нәзер әйтсәң, шул үтәлмичә үлмисең, имеш. Үлем якаңнан алса, әллә ниләр әйтерсең.

  Сугышта ике дус – Хикмәтулла белән Хисмәтулла нәзер әйтәләр: бу мәхшәрдән исән-сау кайтсалар, бер атнага хатыннарын алышып торырга! Исән-сау кайталар бит болар. Тик нәзер турында оныталар. Шуннан соң башлана инде хәлләр…

  Спектакльнең премьерасы – 2011 нче елның 8 гыйнварында  булды.


  Туфан Миңнуллин исемендәге «Заман кыңгыравы» Бөтенроссия милли драматургия театр фестиваль-бәйгесе (катнашкан өчен диплом, «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә лауреат дипломы - Маһирә роле өчен  Гүзәл Шәмәрдәнова бүләкләнде). Түбән Кама, 2025 ел.