Ярсыз ярлар
Драма, 1 бүлектә
Спектакль турында
Автор — Николай Угарин
Әти-әнисенең сөекле кызы чибәр Анна кесәсенә укытучы дипломы салып, менә дигән акыллы, сабыр кияү Игорьне култыклап шәһәрдән туган авылына кайтып төшә. Кыз балага бәхет өчен тагын ни кирәк? Киләчәктә бар да ал да гөл булыр кебек.
Тик “шкафтагы скелетлар”ны нишләтергә, алар яшереп куйган җирдә тыныч кына ятмыйлар шул…
Спектакльнең премьерасы 2013 нче елның 28 апрелендә булды.
. “Һөнәр” V Халыкара яшь татар режиссурасы фестивале. Режиссер Юрий Павлов диплом белән бүләкләнде. Казан, 2013 ел
