Назлыгөл
Мелодрама, 1 бүлектә
Спектакль турында
Автор — Мар Байҗиев
Спектакльнең геройлары яшь ханым һәм ике ир-ат икәнен белгәч, сүз мәхәббәт турында барачак, диярсез. Сез хаклы. Тик бу күз яшьләренә чумган мелодрама түгел, ә яшь хатынның үзенә тиң булган кеше белән бәхетле булу турындагы хыяллары, җан авазы.
Назлыгөлнең тормышы күңелсез, соры булса да көйләнгән, җай гына ага. Яшь булуга карамастан, күпне күргән ханымны язмыш тагын бер тапкыр сыный – аңа мәхәббәт бүләк итә…
Спектакльнең премьерасы 2015 нче елның 10 декабрендә булды.
Спектакль “Һөнәр” VII Халыкара яшь татар режиссурасы фестивалендә катнашты. Режиссеры Юрий Павлов диплом белән бүләкләнде. Казан, 2015 ел.
