Анам кыры
Спектакль турында
Автор — Чыңгыз Айтматов. Рөстәм Галиев инсценировкасы.
Татар кызы Нәгыймә белән кыргыз егете Төрөкулның бөек улы Чыңгыз Айтматовның даһи әсәре “Анам кыры” дөньяның бар аналарына мәдхия җырлый, яшәешнең нигезендә яткан олуг мәхәббәтне данлый. Тулганай – Суанкол, Касыйм – Алиман мәхәббәте, Җир-анага, тудырган мөхиткә, балаларга, гаиләгә мәхәббәт үзәккә үтәрлек тетрәндергеч итеп сурәтләнә.
Спектакльнең премьерасы 2015 нче елның 25 нче октябрендә булды.
Спектакль Татарстан Республикасы театр әһелләре берлеге гранты ярдәмендә куелды.
Театр артисты Гүзәл Шәмәрданова "Анам кыры" спектаклендә Тулганай роле өчен ТРның "Тантана" театраль премиясенең "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә җиңүче булды. (Казан, 2016 ел)
"Анам кыры" спектакле Үзәк Азия илләренең «Казахстан – Евразия йөрәге» VІ Халыкара театр фестивалендә «Чыңгыз Айтматовның әдәби мирасын яңа театраль тел аша ачу» номинациясендә җиңү яулады (Казахстан, Талдыкурган шәһәре, 2016 ел).
Спектакль шулай ук Идел буе һәм Урал халыклары театрларының I Гомумроссия «Идел-Буа-Урал-пространство диалога» фестивалендә катнашып, дипломга һәм тамашачы мәхәббәтенә лаек булды. (Татарстан республикасы, Буа шәһәре, 2017 ел).
VI Халыкара «АRT-ОRDO-2017» театр фестивале (Фестивальдә катнашкан өчен диплом. Артист Гүзәл Шәмәрданова «Анам кыры» спектаклендәге Тулганай роле өчен VI Халыкара «АRT-ОRDO» театр фестиваленең «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңү яулады. ) (Кыргыз республикасы, Бишкек шәһәре, 2017 ел).
2018 елда театрның иҗат төркеме "Анам кыры" спектакле белән Татарстан Республикасының әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге иң югары бүләге – Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләген алуга кандидат булды.
XXIX халыкара «Белая Вежа» театр фестивале (катнашкан өчен диплом, «Иң яхшы визуаль гәүдәләнеш өчен» номинациясендә лауреат дипломы), (Беларусь Республикасы, Брест, 2025 ел).
