Әйдә барыйк, кызлар карыйк
Спектакль турында
Автор — Разил Вәлиев
Разил Вәлиевның бу әсәре тормышыбызда барган бик күп кимчелекләрне мәңгелек тема — мәхәббәт хисләре аша күрсәтә. Дөньяга килгән һәрбер кеше бу тормышта бәхетле булырга тиеш.Үзенчә уйларга, яшәргә, еларга, көләргә, шатланырга, кайгырырга, сөяргә-сөелергә хаклы.
Әсәрдә барган вакыйгалар, Әфләтун һәм Зөһрә исемле шартлы образлар, Мәхәббәт дигән олы хиснең тормышта ничек кулланышы турында сөйлиләр. Әсәрдә тулай торак бүлмәләрендә яшәп яткан меңләгән яшьләр язмышының фаҗигале эчке күренешләре сурәтләнә. Өйләнә алмыйча, кызлар табалмыйча, табалса да тормыш корыр өчен яшәр урыннары булмаган егетләр нишләргә белмичә бәргәләнәләр. Тормышның хаксыз кануннарынан чыгу юлларын эзлиләр, үзләренең бәхетле булуларын теләп көрәшәләр. Соңында егетләр үз парларын табалар һәм бәхетле калалар.
Әлбәттә, бу вакыйгалар тамашачы күңеленә көлке тамаша аркылы бирелә.
Спектакльнең премьерасы 2008 нче елның 26 мартында булды.
Кабаттан торгызылган спектакльнең премьерасы 2016 нчы елның 2 декабрендә булды.
