Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Бүре каны

Бүре каны

Драма, 2 бүлектә

Спектакль турында

   Автор — Нәбирә Гыйматдинова. Рөстәм Галиев һәм Зәбир Гыймаев  инсценировкасы.

   Аю Кәрим гаиләсендә көтеп алынган малай туа. Сөенә әти кеше! Тик малай йомшак күңелле булып үсә. Борчыла, ут йота Аю Кәрим. Замана көчленеке! Бу тормышта җебегәннәргә урын юк. Ата Бүре ауларга китә. Карт бүрене — өер башлыгын аулап, читлеккә яба. Аның улы Рамазан өер башлыгын атып, аның канын эчәргә тиеш. Бүре кебек усал, көчле булып үсәргә тиеш аның улы! Тамырларында бүре каны аккан малайның киләчәк язмышы ничек булыр?

   Спектакльнең премьерасы – 2008 нче елның 15  октябрендә булды.

   Төрки театрларның халыкара «Нәүрүз» фестивалендә катнашты. Фестивальнең иң яхшы спектакле дип табылды. (Казан, 2009 ел).

   Театрның иҗат төркеме "Бүре каны" спектакле белән Татарстан Республикасының әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге иң югары бүләге – Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләген алуга кандидат булды (Казан, 2010 ел).

  Милли театрларның Халыкара “Алтан Сэргэ” (“Золотая коновязь”) фестивалендә катнашып, театр белгечләре һәм тәнкыйтьчеләренең югары бәясенә лаек булды (Бурят республикасы Улан-Удэ шәһәре, 2011 ел).

  V Халыкара «Мең сулыш – бер тавыш» театр фестивалендә спектакль театр белгечләре һәм тәнкыйтьчеләренең югары бәясенә лаек булды (Төркиянең Конья шәһәре, 2012 ел).