Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Җир уллары трагедиясе

Җир уллары трагедиясе

трагедия, 2 бүлектә

Спектакль турында

Автор - Һади Такташ

    Әсәрнең төп геройлары  Кабил белән Әкълимә бер-берсен өзелеп яраталар. Тик бу яшьләргә язмыш сынау арты сынау җибәрә, аларны бер-берсеннән ерагайтып, мәхәббәт газапларында яндыра һәм мәңгегә аера. Хәерче илдә яшәүче бәхетсез җир уллары үзләренең фаҗигале язмышларында гадел булмаган кануннарны һәм Алланы гаеплиләр.

Спектакльнең премьерасы 2003 елның 3 ноябрендә булды.               

Спектакль Кама арьягы театрлары фестивалендә катнашты, берничә номинациядә җиңү яулады:
- татар классикасының заманча чишелеше өчен (режиссер Рөстәм Галиев);
- иң яхшы рәссам эше өчен;
- төп ир-ат ролен башкаручыга «Өмет» номинациясендә җиңү; (Әлмәт, 2003 ел)

  Спектакльнең режиссеры Рөстәм Галиев «Иҗади кыюлыгы һәм татар сәнгатендәге казанышлары өчен (Һади Такташның «Җир уллары трагедиясе» әсәрен сәхнәгә кайтару)» Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премиягә лаек булды (2003 ел).