Сандугач сайрар җир
Музыкаль моңсу драма, 2 бүлектә
Спектакль турында
Автор - Рәдиф Сәгъди
Соңгы елларда балалар һәм үсмерләр арасында җинаятьчелек, эчкечелек, наркомания проблемалары көчәйде.
Рәдиф Сәгъдинең бу әсәрендә, ата-аналарның ваемсызлыгы аркасында урамда калган балалар тормышы сурәтләнә. Әсәрдә Артур үсмерләрне наркотик кулланырга, исерткеч эчемлек эчергә өйрәтә, фәхишәлек, угрылык белән шөгыльләнергә күндерә, шуның белән үзенә акча эшли. Чечнядан килгән Марат шушы урам балаларын Артурдан коткарып, дөрес юлга чыгара.
Әсәр бүгенге көн проблемасын яктырта, яшьләргә дөрес юл сайларга ярдәм итә, ялгыш адымнардан сакланырга өйрәтә.
Спектакльнең премьерасы - 2008 нче елның 20 октябрендә булды.
