Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Көзге әкият

Көзге әкият

Курчак спектакле

Спектакль турында

Автор - Владимир Илюхов  

 Гаҗәеп матур җете төсләргә буялган урманда җәнлекләр бик тырышып кышка әзерләнәләр. Һәр кемнең үз мәшәкате. Тик “хәйләсез дөнья файдасыз”, дип яшәүче Төлкебикә, эш эшләп, тәпиләрен пычратып торасы килми, хәйләгә керешә.

      Тик ышанычлы дуслар барында, бар кыенлыкларны да җиңеп чыгарга була. “Көзге әкият” кечкенә тамашачыбызның күңеленә хуш килер, дусларны кадерләргә, сакларга өйрәтер.

     Спектакльнең премьерасы  -2008 елның 20 октябрендә булды.