Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Бергенәм - гөлгенәм

Бергенәм - гөлгенәм

Моңсу комедия, 2 бүлектә

Спектакль турында

  Автор - Мөкәрәмә Садыйкова

   Бу  җәмгыятьне, тормышны  без  кешеләр  үзебез  әйдибез. Әсәр  шуңа  мисал  булып  тора. Әсәрдә  баланы  дөрес  тәрбияләү  проблемасы  күтәрелә.  Ата-ананың  балага дөрес  юл  күрсәтмәве, ялгышулары  ачыла. “Ни  чәчсәң   шуны  урырсың” дигән  мәкаль  бу  спектакльнең эчтәлегенә бик туры килә.

   Бер гаиләдә бик матур кыз – Гөлгенәне үстерәләр, тәрбиялиләр. Иң  бәхетле, иң яхшы  кыз  булыр  диләр. Аңа  яхшы  кияү  эзлиләр. Гади  егетләр, авыл  егетләре  әти- әнигә  ошамый. Гөлгенә  үзе  теләгән егетне ярата алмый, аңа каршы төшәләр. Безнең кызыбыз дәрәҗәле  кешегә кияүгә чыгарга тиеш, диләр.

  Матур күңелле Гөлгенәнең табигатен бозалар. Соңыннан аңлагандай  да булалар, инде кыз теләгәнчә дә эшлиләр. Башта генерал эзләгән әти-әнигә хәзер солдат кияү дә ярый.

Спектакльнең  премьерасы -  2003 нче елның  2  ноябрендә булды.