Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Соңгы төн

Соңгы төн

Фаҗига, 1 бүлектә

Спектакль турында

   Автор - Илдар Юзеев

   Халкыбызның олуг  шагыйрьләренең берсе  Илдар Юзеев 50нче еллар башында Муса Жәлил акланганнан соң, атаклы “Соңгы төн “трагедиясен иҗат итә. Әсәр 20нче йөз уртасында иҗат ителгән  иң көчле поэмаларның берсе санала.

   Әсәр Җәлил тормышы белән турыдан-туры  бәйләнсә дә, аны ул дөнья фәлсәфәсе аркылы  гомуми яшәеш кануннарына китереп тоташтыра hәм Шагыйрь җанының ни дәрәҗәдә зур hәм кыйммәт икәнлеген исбат итә. Шагыйрьнең үләренә 6 сәгать вакыт калган, фәлсәфи образ  Тиран Шагыйрь акылы белән сугыша. Шушы бер төн эчендә  шагыйрь бөтен үткәнен, киләчәген барлый. Кеше күңелен яулап ала торган  иң бөек көч Мефистофель белән көрәшә. Шагыйрь алдында Тираннар, Мефистофельләр, коллык сакчылары барсы да җиңелергә дучар булалар. 

   Спектакльнең    премьерасы   2006 нчы елның 5 декабрендә булды.

Спектакль татар театрының 100 еллыгына багышланган фестивальдә катнашты, театр белгечләренең югары бәясен алды.  “Соңгы төн” трагедиясе тәнкыйтьчеләр тарафыннан шигъри театр формасы – татар сәхнәсендә яңа агым дип бәяләнде. (Казан, 2007 ел)