Кадер кичәсе
Драма, 2 бүлектә
Спектакль турында
Автор — Рөстәм Галиев
Иске авылның зиратында яшьләре билгесез булган ике җан иясе көн күрә. Аларның берсе мәхлук Хәсрәт, икенчесе — Карга. Бераз акылы авыша башлаган ир, җир йөзеннән югалган авылның зиратын тәрбияләп, мәрхүм авылдашлары рухына дога кылып яши.Үзе кебек үк ятим, дөньялыкта япа- ялгыз калган Зират каргасы белән әңгәмә кора, бәхәсләшә. Инде күптән вафат булган якыннары — әнисе, сөекле Зариясе, туып та яши алмыйча калган сабые Мирас, авылдашлары белән очрашу өчен Кадер кичәсен көтә.
Спектакльнең премьерасы 2014 нче елның 20 апрелендә булды.
Спектакль Татарстан Республикасы театр әһелләре берлеге гранты ярдәмендә куелды.
