Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Кияүле кызлар кияве

Кияүле кызлар кияве

Моңсу комедия, 2 бүлектә

Спектакль турында

 Автор — Туфан Миңнуллин

     Бигрәк тә нечкә күңелле инде бу хатын-кыз дигәнең: һәрнәрсәдән матурлык, җылылык, яктылык эзли. Аны хәтта бүлмә гөле белән дә чагыштырып булыр иде: кайгыртып тормасаң, ул сула, чәчәк атар өчен дә аңа якын кешеләренең мәхәббәтен, назын тоеп яшәү кирәк. Тик, кызганыч, күп кенә хатын-кызлар бу җылылыкны гаиләсендә таба алмый.

   Вакыйга бухгалтериядә бара. Бүлмәдә алты хатын-кыз һәм  бер ир-ат – Рәхмәтулла Хөрмәтуллович эшли. Һәркем белән итәгатьле, игътибарлы, хезмәттәшләренең шатлык-кайгыларын уртаклаша, киңәшләрен бирә. Шулай итеп, үзе дә сизмәстән, аларның якын кешесенә, сердәшенә әйләнә. 

    Спектакльнең премьерасы 2007 елның  24 нче  октябрендә булды.

    Спектакль драматург Туфан Миңнуллинга 75 яшь тулуга багышланган фестивальдә катнашты (Казан, 2010 ел).