Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Шулай булды шул

Шулай булды шул

Комедия, 2 бүлектә

Спектакль турында

  Автор — Туфан Миңнуллин

    Нәселнең яхшы булуы, абруйга тап төшермәү, кеше арасында ким-хур булмау татар халкы өчен зур мәгънәгә ия булган бик мөһим кыйммәтләр . Кызганычка каршы, бүгенге көндә гаиләдә ир белән хатынның аерылышуы, ирсез бала табу, кыз баланың ялгышуы, алдануы кебек проблемалар арта тора һәм болар барысы да әсәрдә үз чагылышын таба.

   Шәһәргә укырга китеп алданган авыл кызы Гөлшат… Нәселенә тап булып төшкән шул хурлыкны авыл халкы күзеннән яшерү чарасын эзләүче ата кеше      Нургали… Абруй, намус төшенчәләрен югары куючы Нургали үз-үзенә каршы килеп, шул оятны кешегә сиздермәс өчен хәйлә юлына басарга мәҗбүр. Ул армиядән кайтып килүче Алмазга кызы туенда кияү булып утырырга тәкъдим итә. 

   Спектакльнең премьерасы – 2005 нче елның 1 ноябрендә булды.