Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Тиле яшьлек

Тиле яшьлек

Комедия, 2 бүлектә

Спектакль турында

   Автор — Ибраһим Абдуллин

    Шулай да була бит, авылның иң асыл егетләре: Зөлкәрнәй, Бытбылдык, Хәниф сылу кыз Сандугачка — авылга эшкә килгән дипломлы агрономга үлеп гашыйк.      Укымышлы, чая, җитез, уңган кыз Шифабикә әбидә йортта тора. Кызны үзләренә каратыр өчен ни генә кыланмый егетләр: Шифабикә әбине күтәреп тә, уфалла арбасына утыртып та йөртәләр, егып та калдыралар, печәнен әзерләп тә бирәләр, ялтыравык галушлар да бүләк итәләр. Кыз йөрәген яулар өчен әби күңелен күрергә кирәк шул. 

    Яшьлегегезгә кайтасыгыз, елый-елый көләсегез килсә, “Тиле яшьлек”не карамый калмагыз! 

    Спектакльнең премьерасы  2009 нчы елның 21нче апрелендә булды.