Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Кызлар кызык итәләр

Кызлар кызык итәләр

Комедия, 1 бүлектә

Спектакль турында

Автор — Туфан Миңнуллин  

 Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының беренче сезонын ачкан спектакль! 

   Студент яшьләрнең төзелеш отряды авылга килә. Эшләре тыгыз, ниятләре – азмы-күпме акча эшләп кайту. Өч егет эш вакытында кызлар сөймәскә вәгъдә бирәләр һәм… әлбәттә инде, сүзләрендә тормыйлар.

   Сәхнәдә — яшьлек, мәхәббәт! Көл, уйна, җырла! Яшьлек бит ул адәм баласына аз гына вакытка килә торган бик кадерле кунак, кадерен бел! 

   Спектакльнең  премьерасы -  1990 нчы елның  16  мартында булды.

   Кабат торгызылган спектакльнең  премьерасы -  2015 нче елның  29 ноябрендә булды.