Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры
+7 (8555) 47-73-69
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Мәдинәм - гөлкәем

Мәдинәм - гөлкәем

Драма, 2 бүлектә

Спектакль турында

   Автор — Туфан Миңнуллин

    Хатын-кыз образларын җиренә җиткереп ачып биргән язучыларыбыз һәм әсәрләребез бик аз дәрәҗәсендә. Шуларның берсе Т.Миңнуллинның “Мәдинәм-гөлкәем” драмасы. 

   Тормыш алдында төп героиня Мәдинә зур сынау үтә, үзе яшәгән чор белән көрәшә. Язмыш аның тормышына бик күп авырлыклар китерә: әнисез калу, баласын югалту, ире Мирзанурның эчүгә сабышуы, юк юлга басуы, туганының намуссыз, вөҗдансыз рәвештә кыерсытуы, соңында үзенең күзе сукыраюы – күргән газапларның барсын да әсәр үз эченә ала. Ләкин Мәдинә барлык авырлыкларны җиңеп, “ана”, “хатын-кыз” дигән зур мәгънәле сүзләрнең асылын үз җилкәсендә күтәреп “Без шундый булырга тиешбез”, дип җавап бирә.

   Спектакльнең премьерасы “Ай булмаса, йолдыз бар” исеме астында 1995 елда була.

   Кабат торгызылган спектакльнең премьерасы – 2012 нче елның 5 декабрендә булды.