Балкыш
Мистик драма 1 бүлектә
Спектакль турында
«Төлке утлары» – төньяк балкышының бер атамасы. Төньяк риваяте буенча, күктәге утларны төлке кабыза, бу аның эзләре.
Автор - Влада Ольховская
Каты буллинг–җәберләү өчен җәзага тартылган бер төркем яшүсмерләрне мәҗбүриләп пансионатка тәрбияви семинарга алып баралар. Ләкин язмыш аларга көтелмәгән борылыш әзерли…
Влада Ольховскаяның мистик триллеры буенча куелган кискен сюжет борылышларына бай булган «Балкыш» спектакле серлелек атмосферасына чумдыра, тамашачыларга детектив ролен уйнарга мөмкинлек бирә.
Спектакльнең премьерасы 2026 нчы елның 10 нчы апрелендә була.
Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» (“Россиянең кече шәһәрләре театрлары” юнәлеше) федераль проекты ярдәмендә куела.
